Бүген Йәмәннең көнбатышындагы Әл-Хөдәйдә шәһәрендә булган каршылык чарасы вакытында полиция белән демонстрантлар бәрелешкәндә кимендә 120 кеше яраланган.
"Рейтер" агентлыгына шәһәрдәге табиблар әнә шулай дип хәбәр иткән.
Озак еллар җитәкчелектә утырган ил президенты Гали Абдулла Салихның китүен таләп итеп урамнарга чыккан халыкка каршы полиция күзне яшьләндерүче газ, күсәкләр, резин ядрәләр һәм хәнҗәрләр кулланган.
Йәмәндә каршылык чаралары икенче ай дәвам итә. Шул вакыт эчендә 40 лап кеше үлде.