Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанның элекке хөкемдары Солдатовка җинаять эше кузгатылды


Тикшерү Солдатовның исерек килеш машина йөрткәндә җәяүлене бәрдереп үтерүен ачыклаган.

Татарстанда тикшерү комитеты хәбәр итүенчә, мәхкәмә Солдатовны гаепле дип тапкан очракта, ул 7 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.

Узган елның 6 июнендә булган хәл казаннарда зур шау-шу тудырган иде. Казанның Авиатөзелеш мәхкәмәсенең федераль хөкемдары утырган машина юлдан чыгып килүче 23 яшьлек Марат Гайнетдиновны бәрдереп үтерде.

Медицина тикшерүе дә Солдатов канында алкоголь дәрәҗәсенең рөхсәт ителгәннән 9 тапкыр артык икәнен күрсәткән.
XS
SM
MD
LG