Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәһрәйнда оппозиция лидерлары кулга алынган


Бәһрәйнда бүген ил җитәкчелеге күрсәтмәсе белән оппозиция лидерларының кимендә 6сы кулга алынды. Кичә Манама үзәгендә каршылык күрсәтүчеләрнең чатыр шәһәрчеген җимерделәр.

Манама урамнарында полиция кизүе йөри. Комендант сәгате кертелгән.

Чәршәмбе көнне чатыр шәһәрчеген җимергән вакытта 2 демонстрант, 2 полиция хезмәткәре үтерелгән иде.

Элгәре Бәһрәйн патшасы Хәмәд илдә гадәттән тыш хәл игълан итте. Тәртип урнаштыру өчен ил хөкүмәте үтенече белән Согуд Гарәбстаны хәрбиләре кертелде.

Бәһрәйнда җитәкчелектәге сөнни кавемгә ризасызлык белдереп шигый оппозициянең каршылык чаралары айга якын дәвам итә.
XS
SM
MD
LG