Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азнакайга татар кинолары килә


Салават Миңнеханов
Салават Миңнеханов

Татарстанның Азнакай районында “Татар киносы атналыгы” үткәрелә. 21-27 мартта үтүче чарага артистлар да киләчәк.

Әлеге фестиваль кысаларында азнакайлар республикада төшерелгән 6 кино караячак. Алар "Бибинур", "Күктау", "Өч аяклы ат", "Дилемма" , "Бөркетләр" һәм "Бабай" фильмнары.

Күптән түгел Азнакай район хакимиятенең мәдәният бүлеге җитәкчесе итеп билгеләнгән күренекле җырчы Салават Миңнеханов әйтүенчә, чара 21 мартта район үзәгенең мәдәният сараенда зур очрашу белән башланып китә.
Очрашуга "Бибинур" фильмында төп рольне башкарган Татарстан халык артисткасы Фирдәүс Әхмәтова, Замира ролендә уйнаган Татарстанның атказанган артисткасы Хәлимә Искәндәрова һәм кино сәнгатендә эшләүче шәхесләр дә чакырылган.

27 мартка кадәр, атна дәвамында исә ул кинолар көненә ике мәртәбә күрсәтеләчәк. Билетларның 80 проценты инде сатылып та беткән. Билетлар 50 сум тирәсе. Әмма төп максат билетлар түгел, ә ул киноларны халыкка җиткерү”, - ди Салават Миңнеханов.

Татар кинолары шулай ук районның авылларында да күрсәтеләчәк.

Салават Миңнеханов бу фестивальне оештыруга, аңа Казаннан танылган шәхесләрне чакыруга иң зур өлешне районның кино челтәрен җитәкләүче Сафуан Хәбиров кертте ди.

Салават Миңнеханов белән әңгәмә
Азнакайга татар кинолары килә
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:55 0:00
йөкләү
XS
SM
MD
LG