Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Русия мөселманнары киңәшмәсе үтәчәк


Сулдан уңга: Әхмәт Азимов, Равил Гайнетдин, Әмир Галләмов, “Интерфакс” вәкиле
Сулдан уңга: Әхмәт Азимов, Равил Гайнетдин, Әмир Галләмов, “Интерфакс” вәкиле

24 март көнне Мәскәүдә “Русия – безнең уртак йортыбыз” дигән исем астында Бөтенрусия мөселманнары киңәшмәсе ачылачак. Анда бүгенге көндә Русия мөселманнарының мәнфәгатьләрен кайгырткан мәсьәләләр каралачак. 22 мартта “Интерфакс” агентлыгында Равил хәзрәт Гайнетдин журналистлар белән очрашып, бу киңәшмә турында аңлатма бирде.


Мәскәүдә үтәчәк бу зур киңәшмәне оештыручылар, Бөтенрусиядән җыелган ислам оешмалары вәкилләре катнашында узачак мондый киңәшмәнең 100 елдан артык булганы юк, дип аңлаталар. Журналистлар белән очрашуда Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдиннән тыш, мөфтиләр шурасында яңа оешкан экспертлар шурасы җитәкчесе Әхмәт Азимов һәм Русия федерация шурасының төбәкләр сәясәте комитеты әгъзасы Әмир Галләмов та катнашты.

Равил хәзрәт Гайнетдин алда торган зур киңәшмә хакында мәгълүмат биргәннән соң, журналистларның күптөрле сорауларына да җавап бирде. “Бу киңәшмәгә кемнәр чакырыла, яңа оешкан РАИС дип аталган мөфтият вәкилләре чакырыламы?” дигән сорауга, Равил Гайнетдин: ”Рәсми теркәлгән барлык дини оешма вәкилләре дә чакырыла, барысына да хәбәр ителде”, дип җавап бирде. “Бу киңәшмәдә Русия мөселманнарын берләштерү мәсьәләсе каралачакмы?” дигән сорауга, бер генә сүз белән: “Юк!” диде.

Матбугат очрашуы рус телендә барды. Без Равил хәзрәт Гайнетдиннән Русия мөселманнарының киңәшмәсе турында “Азатлык” радиосы өчен махсус аңлатма бирүен сорадык.

Равил Гайнетдин шуларны сөйләде:

“Без күп милләтле, күп динле дәүләттә яшибез. 2010 елның ахырында булган вакыйгалар мөселманнарга булган мөнәсәбәтләр турында уйланырга урын бирде. Дәүләттә шовинист көчләр ачыктан-ачык мөселманнарга күралмаучанлыкларын белдерә башлады. Менә хәзер Русия җәмгыятендә мөселманнар ничек яшәргә тиеш? Менә алда торган киңәшмәдә мөселманнар шундый сорау куеп, ул сорауга җавап та бирергә тиеш. Безнең бу дәүләттә киләчәгебез нинди? Безнең балаларыбызның тормышлары нинди булыр? Русия мөселманнары бу илдән чыгып китә торган халык түгел. Димәк, без үз урыныбызны, үз дәрәҗәбезне аңлап, мәнфәгатьләребезне яклый белергә тиеш. Кемнәрне дә булса кыерсытып та, кимсетеп тә, дошман булып та түгел, бер-беребезне аңлау хисе белән үз сәясәтебезне алып барырга тиеш”.
Матбугат очрашуында катнашкан Әхмәт Азимов һәм Әмир Галләмов та журналистларның сорауларына җавап бирделәр.

Әхмәт Азимов киңәшмә турында шулай диде:

“Бу киңәшмәдә төрле социаль катлам вәкилләреннән торган мөселманнар катнашачак. Гомумиләштереп әйткәндә, без бердәнбер мәсьәләне тикшерәчәкбез. Русия гражданины булып та, бу илдә ничек мөселман булып калырга? Оештыру комитетына бу мәсьәләгә кагылышлы күптөрле фикерләр килә башлады. Без аларның кайберләрен киңәшмә нәтиҗәсендә кабул ителәчәк документка керер дип уйлыйбыз”.
Әмир Галләмов аның сүзләрен болай дип тулыландырды:

”Без җитди һәм нәтиҗәле документ кабул итәргә тиешбез. Анда бүген мөселманнарны гына кызыксындырган түгел, гомумилне кызыксындырган сорауларга җаваплар булыр дип ышанабыз. Киңәшмәнең максаты – Русия мөселманнарын бер идеология белән берләштерә торган сәяси платформа сайлау".
XS
SM
MD
LG