Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Сербия белән хезмәттәшлеккә канәгать


Русия премьер-министры Владимир Путин Белградта Русия белән Сербия арасындагы хезмәттәшлеккә канәгатьлек белдерде.

Путин Сербия президенты Борис Тадич һәм серб хөкүмәте башлыгы Мирко Цветкович белән сөйләшүләр үткәрде.

Сөйләшүләрдә сүз Либия тирәсендәге хәлләр һәм икътисадый мөнәсәбәтләрнең киләчәге, шул исәптән энергия хезмәттәшлеге турында барган.

Бүген шулай ук ике илнең хөкүмәтләре вәкилләре транспорт, туризм һәм фән өлкәләрендә хезмәттәшлек килешүләре имзалады.
XS
SM
MD
LG