Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чират Сүриягә дә җитте: халыкның ачуы арта


Протест чарасына чыгучылар Гомәри мәчете янына җыелды
Протест чарасына чыгучылар Гомәри мәчете янына җыелды

Якын Көнчыгыштагы гарәп илләре арасында Сүриядә моңарчы тынычлык сакланып килде. Әмма хәл анда да кискенләшә.

Хәл аеруча да сишәмбе көнне кискенәйде. Каршылык белдерү өчен Дарааның Гомәри мәчете янына җыелган халыкка илнең иминлек көчләре ут ачты. Нәтиҗәдә ким дигәндә алты кеше үлде.

Моңа кадәр дә Дараада берничә кеше үтерелгән иде. Чөнки халык инде мәчет янына җомга көнне үк җыелды. Ә сишәмбе иминлек көчләренең мәчетне басып алуыннан куркып халык аны уратып алды.

Башка гарәп илләрендәге кебек Сүриядә халык президентның вазифасыннан китүен төп шарт итеп куймый. Алар урам чарасына сәяси иреклек һәм коррупцияне бетерүне таләп итеп чыкты. Һәм берничә көн инде мәчет янында ачык һавада кунды.

БМО Сүрия җитәкчелегенә тәнкыйть белдерде

Сишәмбе көнне ут ачу алдыннан гына әлеге райондагы электр һәм телефон элемтәләре сүндерелгән. Facebookта һөҗүм күренешләре дип тәкъдим ителгән видеодан протест белдерүчеләрнең “Аллаһ Әкбар” дип кычкыруы күренә. Шуннан соң караңгыда атыш тавышлары ишетелә.



Бу президент Бәшәр әл-Асад режимы һәм аның “Баас” партиясенә каршы барган чараның иң кан коешлы көне булды. Сүрия дәүләт телевидениесе соңырак мәчет эчендә кораллар һәм шактый акча табылды дигән кадрлар күрсәтте.

Аңа кадәр генә БМОның кеше хокуклары өчен җаваплы комиссары Сүриядәге хәлләренә канәгатьсезлек белдергән иде. Ул анда тыныч демонстрантларга каршы көч куллануны тәнкыйтьләп чыкты.

Хакимият реформалар вәгъдә итә

Cүриядә иминлек көчләренең ут ачуы нәтиҗәсендә ким дигәндә алты кеше үлде
Сишәмбе көнне реформалар таләп итеп протест чараларына якындагы Нава авылының йөзләрчә кешесе дә кушылды. Гәрчә башка гарәп дәүләтләре белән чагыштырганда Сүриядә хөкүмәткә каршы чаралар тынычрак узса да, бу Бәшәр әл-Асадның 11 еллык идарәсендә иң зур шау-шу санала. Ул 2000 елда президент вазифасында әтисе Хафиз әл-Асадны алмаштырган иде. 1963 елдан бирле бу илдә гадәттән тыш хәл тәртибе саклана һәм оппозиция тыелган.

Хакимият реформа һәм модернизацияне дәвам итүгә вәгъдә бирә һәм халыкның беренче таләбен үтәп Дараа шәһәре башлыгын үз урыныннан да алды.

Ләкин бу гына халыкның ачуын туктатмады. Ә узган атнада берничә кешенең үтерелүе аны тагын да кабартып җибәрде.

Җомга көнне илнең иминлек көчләре каршылык чарасында катнашучыларга ут ачып дүрт кешене үтерде. Икенче көнне җеназада катнашучы тагын бер кеше атып үтерелде. Дүшәмбе көнне демонстрантларга каршы кулланылган күз яшен чыгару газыннан 11 яшьлек малай һәлак булды.
XS
SM
MD
LG