Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңа каһарман әвәләү: Чапманны җитәкчелеккә әзерлиләр


Анна Чапман
Анна Чапман

Узган ел АКШта Русия файдасына күзләүдә гаепләнеп, аннан куылган Анна Чапманга Русиядә искитмәле карьера мөмкинлекләре ачыла - ул хөкүмәт очындырган «Яшь гвардия» оешмасы җитәкчеләренең берсе була ала.


«Бердәм Русия»дәге «Яшь гвардия» дип аталган яшьләр канатының матбугат хезмәте Чапманның оешманың җитәкчел шурасы башлыгы урынына тәкъдим ителүен хәбәр итте. Шушы тәкъдим белән анда бер төркем активист чыккан.

Анна Чапман узган елның декабрендә «Яшь гвардия» хәрәкәте җитәкчелегенә кергән иде инде.

«Яшь гвардия» оешмасы үзе 2005 елның 16 ноябрендә «Бердәм Русия» алып барган сәясәткә, аны киңрәк яклау эшенә яшь буынны күбрәк тарту максаты белән оештырылды. Берүк вакытта аларга өметлерәк перспектива бирү - киләчәктә дилбегәне үз кулларына алу ихтималы да күз алдында тотылды. Әмма шушы "матур киләчәк" вәгъдәләренә карамастан, «Бердәм Русия» дә, аның «Яшь гвардия»се дә бүгенгә кадәр яшьләр арасында әллә ни зур абруй казана алмый.

«Яшь гвардия» чаралары - ихтыяри-мәҗбүри

«Бердәм Русия» инде югыйсә алдан планлаштырып яшьләр чараларын шактый үткәрә. Алар өчен акча да жәлләнми. Андый чараларга гадәттә югары уку йортлары студентлары мәҗбүри китерелә. Алар рәт-рәт булып тезелеп басып, зәңгәр әләмнәр болгап торырга мәҗбүрләр. Мисал өчен, Казанда үтә торган спорт чаралары вакытында да моның шулай икәнлеге әллә каян күренеп тора.

Шушы көннәрдә генә «Яшь гвардия» вәкилләре Ерак Көнчыгышта кулларына махсус җиһаз тотып нурланыш дәрәҗәсен үлчәп йөрде. Халыкара көчләрнең Либиядә Каддафи гаскәрләрен бомбалавына каршылык белдереп, Мәскәүдә урамга чыкты. Төмәндә тәмәке һәм аракыны яшьләргә сатуны тыярга кирәк дип сөйләшүләр уздырды. Әмма ул ни генә эшләп карамасын - Русиядәге яшь буынның "Яшь гвардия" оештырган әлеге чараларга әллә ни исе китми.

Яшьләрнең күңелләрен яуларга нидер җитми. Мәйданда аларны дәртләндереп җибәрүче, үз артыннан ияртүче (хәтта табындыручы дияргә дә була) әйдаман юк.

Данлылар күп, әмма лидер юк

Яшьләрнең андый лидеры юклыгына Русия җитәкчелегенең пошынуы сизелә. Яшьләр яраткан, кайберәүләр ошарга тырышкан кешеләр бөтенләй юк түгел, бар анысы. «Дом-2» тапшыруын алып баручы Ксения Собчак, нәфис гимнастика белән шөгыльләнүче, Русия Дәүләт думасы депутаты Алинә Кабаева, балет биючесе Анастасия Волочкова, арсланнар өйрәтүче циркчылар Запашныйлар һәм башкалар.

Әмма алар да бүген берәр шәһәргә килә икән дигән хәбәр чыгуга ук стадионнарны тутырып халык җыя алмый. Телевизордан аларны күрсәткәндә һәм алар чыгыш ясаганда яшьләр бөтен эшләрен ташлап экраннар каршына утырмый.

Яшьләр ябышып яткан интернетта да «Яшь гвардия» лидерлары үз яннарына дистә меңнәрчә кеше туплый алмады. Димәк, әлеге шәхесләрдә нидер җитеп бетми. Белгечләр, яшьәр өчен көчле харизмасы булган лидер юк дияр иде.

Русиянең каһарман әвәләү тәҗрибәсе зур


Билгеле, Русиянең өстән төшкән күрсәтмә белән лидер ясау тәҗрибәсе зур. Бигрәк тә Советлар чорында, лидерлар барысы да алдан әзерләнгән калыплар белән әвәләнде. Кирәк чакта ялган, уйдырма каһарманнар ясалды.

Партия корылтаена делегат сайлау өчен аның образы ясалма рәвештә барлыкка китерелде. Яше фәлән булсын, әхлагы һәм башка яклары тегеләй булсын дигән күрсәтмәләр килде. Хезмәттәге уңышлары җитешеп бетмәсә, анысын да җайладылар. Мисал өчен, үрнәк савымчыга иң күп сөт бирүче сыерлар бирелде. Сыеры сөт бирмәсә - өстәп язылды.

Олег Кошевой, Павлик Морозов, Павел Корчагин, Алексей Стаханов (саный китсәң, исемлекне дәвам итеп була) - барысы да кимчелекләре күрсәтелмәгән, җитешмәгән җирләре ямалган ярым дөньяви, ярым әкияти образлар.

Бүген заманасы да, яшьләре дә башка

Ватандар яшьләр өчен рәсми үрнәк булу өчен үзеңне интернетта таныту, гламур журналларда ярым-шәрә кыяфәттә төшү, кәттә машиналарда җилдерү, шәп урында эшләү, хәйрия чаралары оештыру гына җитми - лидерга тагын нәрсәдер кирәк.

Балет биеп, арыслан иярләп, я булмаса биеклеккә сикереп кенә ил күләмендә ватанпәрварлыкны дәлилләп булмый кебек.

Русия яшьләре лидерлары арасында Чапманның башкаларда булмаган бер өстенлеге бар. Ул – үзгә бер яшь ватанпәрвар. Русия өчен Кушма Штатларда шпионлык иткән, һичъюгы шулай итеп сурәтләнгән кеше.

Барсы да план белән

АКШта булган шпион җәнҗалыннан соң Анна Чапманның һәр көне алдан планлаштырылган кебек бара. 2010 елның 7 октябрендә инде ул Байконурда галәмгә китүче корабны озата. Ә аңа кадәр 1 октябрьдә Русиянең «Фондсервисбанк» президентының инвестицияләр һәм инновацияләр киңәшчесе итеп эшкә алына. Банкта аңа, башкаларга тәтеми торган көн тәртибе, теләгән вакытта эшкә йөрү мөмкинлекләре бирелә.

Инде 19 октябрьдә Чапманның “MAXIM” журналы өчен кара эчке киемнәрдә генә эротик фотога төшүе билгеле була. Ә кулына ул халык исе китеп караган кино образы - Британия агенты Джеймс Бондның яраткан коралы Beretta алатарын тоткан.

Озак та узмый шпион җәнҗалы “корбаны” РЕН телеканалында тапшырулар алып бара башлый һәм “Бердәм Русия”нең “Яшь гвардиясе” иҗтимагый шурасына керә.

Чапман 2010 елның августында ук "Роспатент"ка үз исемен товар билгесе итеп теркәү турында гариза язган. Быелның 28 гыйнварында кулына бирелгән рөхсәт нигезендә ул 2020 елга кадәр әлеге брэндка хуҗа. Аны озайта да ала ул.

Чапманның танылуы көннән-көн арта бара. Интерфакс белдерүенчә, СКАН системасы мәгълүматларына караганда, ул медиада иң күп телгә алына торган хатын-кызлар исемлегендә Пугачева һәм Волочковалар белән янәшә икенче "унлык"ка керә.

Казандагы университет студентларының күбесе Анна Чапман турында әлегә әллә ни белми. Белгәннәре арасында да аны Русиянеке түгел, ә Кушма Штатлар шпионы дип атаучылар да бар. Кайберәүләр Чапманны Русия җитәкчелеге тарафыннан махсус үстерелүче шәхес икәнен дә аңлаган инде.

Чапманның интернет сәхифәсе җәнҗалга кадәр
теркәлгән!

Инде Чапман Русия яшьләре күңелен телевизор, журнал аша гына түгел, ә интерент аша да яуларга керешә. “Һәр йортка - кыйбат булмаган интернет!” дигән федераль програмны тормышка ашыру Анна Чапман күзәтүе астында дип игълан ителә.

“Бердәм Русия”нең яшьләр канаты активисты пәрәвез киңлекләрен үзе дә актив яулый. Чапманның үз шәхси интернет сәхифәсе һәм annachapman.ru адреслы шушы сайтның әлегә ачыкланмаган бер сере бар.

“Новая газета” язуына караганда, Чапман сәхифәсе 2010 елның 26 апрелендә үк теркәлгән булган. Билгеле булганча, Америкадагы күзләү җәнҗалы 2010 елның июнь ахырында гына купты - ягъни Русия шпионы сайты ул фаш ителүгә кадәр, 2 ай алдан ук теркәлеп куелган.

Сәхифә үзе бик тә ватанпәрвар - беренче битендә үк Анна Чапман дигән язу русияләр күңеленә сеңгән Мәскәү кирмәне йолдызы сыман ясалган. Бу үзе үк Русия яшьләренең хәзер яңа йолдызы булачак дигәнгә ишарә.

Чапман сәхифәсендә элемтәгә керү бите дә совет ностальгиясенә корылган - анда күпләргә таныш почта тартмасын күрергә була, ул махсус таушалган итеп ясалган.
XS
SM
MD
LG