Accessibility links

Кайнар хәбәр

Томскилар Себер ханлыгы рухын саклый


Томски шәһәрендә төрле милләт вәкилләре арасында футбол ярышы узды. Уенны, Себернең төп халкы буларак, татарлар оештыра.


Милләтара футбол ярышы икенче тапкыр үткәрелә. Анда төрле милләтләрнең 25 командасы катнашты. Узган елгы ярышта татарлар өченче урын яулаган булса, быел алар җиңүчеләр рәтендә түгел.

Поляклар җиңүче

Турнирда татар, урыс, украин, алман, казакъ, грузин, әрмән, азәрбайҗан, чечен, ингуш, дагстан, бурят, тыва, таҗик, корея, кыргыз, хакас, алтай, вьетнам, грек, көрд, уйгыр халкы такымнары катнашкан.


25 команда арасында җиңүче булып полякларның “Polonez” такымы табылган. Икенче урынны казакъларның “Берлек”, ә өченче урынны урысларның “Шахтер” командасы яулаган.

Җиңүчеләргә бүләкләрне футбол турнирын оештыру комитеты җитәкчесе, Томски татар яшьләре лидеры Искәндәр Әхмәдов һәм шәһәр мэры Алексей Севостьянов тапшыра.

Татарларның “Алтын тубы” җиңүче була алмады

Ярышта Томски татарларының “Алтын туп” такымы катнашты. Узган ел әлеге команда өченче урын яулаган иде. Әмма чираттагы ярышта беренче өчлеккә чыга алмады.

Татар командасы гербына Алтын Урда тамгасы төшерелгән. Гомумән, Томскида Алтын Урда дәүләте традицияләрен дәвам иттерергә тырышу сизелә. Томски шәһәре яшьләре “Алтын Урда” кичәләре дә оештырган иде.

“Турнирда бар татар милләтен таныттык”

Томски татарларының “Алтын туп” такымына көч биреп торырга шактый яшьләр җыелса да, Кавказ халыкларының җанатарлары күбрәк булган. Һәрбер халык ярышка үзенең милли байрагын алып килгән. Томски татарлары Татарстан байрагын татарның милли байрагы дип саный.

Җиңүчеләрне бүләкләү. Уңда Искәндәр Әхмәдов

“Былтыр татар җанатарлары активрак иде. “Алтын туп” Татарстан байрагын күтәреп торды. Татарстан байрагы – бар татар милләтенең милли әләме. Без ярышта Татарстанны гына түгел, бар татар милләтен күрсәттек”, ди Искәндәр Әхмәдов.

Алтын Урда, Себер ханлыгы игътибар үзәгендә

Хәзерге Себер җирләрендә татарлар һәрвакыт төп халык булган. Моны Русиянең рәсми тарихы да таный. Томски шәһәренең дә татар җирләрендә салынуы әйтелә.

Томски татар яшьләре лидеры Искәндәр Әхмәдов Себердә Төрки каһанлык, Алтын Урда һәм Себер ханлыгына зур игътибар бирелүен әйтә.

"Алтын туп" такымы

“Томски 1917 елга кадәр татарның иң күренекле шәһәре була. Дөрес, хәзер Татарстан, Башкортстан белән чагыштырганда, биредә татар теле, мәдәнияте үсештә түгел. Томскида татарлар – җирле халык. Шуңа без милләтләр дуслыгы өчен җаваплы. Хәзер халык арасында татарларның Алтын Урда, Себер ханлыгының дәвамчылары булуын танытабыз”, ди Искәндәр Әхмәдов.

Себернең Томски шәһәре татарлары киләсе елда да милләтләр арасында футбол ярышы уздырырга җыена.
XS
SM
MD
LG