Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ясалма биотән сертификатка ия булды


Галим Рамил Рәхмәтуллин
Галим Рамил Рәхмәтуллин

Рамил Рәхмәтуллин – Оренбур дәүләт университетының фәнни лаборатория мөдире, гиаматрикс, ягъни ясалма биотән авторы. Алтын медаль һәм Зворыкин премиясе белән бүләкләнгән гиаматрикс ачышы шушы көннәрдә сертификатка ия булды.


Ясалма тәнне булдыру өчен яшь галимгә ун ел кирәк булган. Беренче фәнни җитәкчесе Рамил Әхмәт улы Зәбиров белән Рамил Рәхмәтуллин хезмәттәшлеген әле дә дәвам итә.

Күптән түгел Испаниянең Бильбао шәһәрендә 40 ил галимнәре катнашындагы халыкара форумда беренче тапкыр Русиядән зур делегация катнашты.

Оренбур дәүләт университетының фәнни лаборатория мөдире Рамил Рәхмәтуллин Испаниядән хезмәттәшлек итү турында тәкъдимнәр белән кайткан. Киләчәк планнары – Казан университеты галимнәре белән дә хезмәттәшлек итү.

Рамил Рәхмәтуллин фәнни җитәкчесе Рамил Зәбиров белән
Биотәнне офтальмологлар да куллана башлады. Күзгә куелган ясалма тәннең өстенлеге, операцияләрне җөйсез үткәрергә һәм яраның тиз төзәлүенә мөмкинлек бирә.

Әлеге медицина юнәлеше ветеринариягә дә уңышлы күчте. Кыйммәтле Эдильбаев сарык токымының күзенә ясалган беренче экспериментны да, шул ук офтальмологлар белән берлектә ветеринария галимнәре үткәрде.

Гиаматрикс медицина өлкәсендәге кулланышка рөхсәт алды. Ясалма тән ачышының сертификатка ия булуы – бу инде җитештерүне җайга салу дигән сүз. Оренбурның үзендә биоматериал үзәген төзү көз айларында тәмамланырга тиеш.

Тиз арада үзен танытып өлгергән гаҗәеп гиаматриксның беренче экспонатлары юка пергаментны хәтерләтсә, бүгенге яңа биотән казанышлары калын кеше тиресенә охшаш.

Тыныч йокы һәм кайтарылган сәламәтлекләре өчен авырулар табибларга түгел, ә галимнәргә рәхмәтле. Ярты ел дәваланып та файдасы булмаган Сәлимәнең кул җәрәхәтләре 10 көн эчендә төзәлә. Өстәвенә, биотән кулның хәрәкәтләнә алу мөмкинлеген дә кайтара. Ә 12 яшьлек Диманың еллар буена дәвалануга бирелмәгән эренле җәрәхәтләре 19 көн эчендә сәламәтләнә.

Ясалма биотән пешкән урыннарга да кулланыла
Кәгазьдәге күзәнәкләрнең тере булып, аларның даими рәвештә бүленеп артулары үзе бер могҗиза. Күзәнәкләрнең нәкъ менә шушы сыйфаты яраларны төзәтүгә китерә дә инде.

Хәзер инде биотәнне куллану буенча Оренбурның кан алмаштыру станциясе белән хезмәттәшлек турында сөйләшүләр бара . Ә бу – биотән нигезе күзәнәкләре ярдәмендә матрицаны уйлап табу дигән сүз. Әлеге эксперимент киләчәктә биобөер һәм башка биоәгъзаларны да булдырырга ярдәм итәчәк.

Бүгенге көндә гиаматриксның куллану өлкәсе – ул пешкән урыннарны гына дәвалау түгел, шулай ук онкология, гинекология һәм хәтта косметология дә.

Киләчәктә Сколковоның инновацион үзәгендә ясалма тән булдыру буенча лаборатория ачылачак.
XS
SM
MD
LG