Accessibility links

Кайнар хәбәр

Айфара: “Безгә “Җырлыйк әле” кирәкми!”


Алмаз Шәрифуллин
Алмаз Шәрифуллин

Киләчәктә апрель Тукай ае гына түгел, “Айфара” ае да булырга мөмкин икән. Инде берничә ел татар эстрадасының иң популяр төркеме әлеге айда Казанда концерт куя.


“Айфара”ның бүгенгесе һәм киләчәге турында төркемнең төп әйдәманы Алмаз Шәрифуллин белән әңгәмә кордык.

Алмаз әфәнде, ни өчен "Айфара" концертын гел апрель аенда куя, моның берәр сере бармы?

– Инде берничә ел шушы айда "Айфара"ның концерты үтә. Апрель җитә башлауга безне тыңлаучылар егетләр концерт куймыймы икән әле дип кызыксына башлый. Гомумән, тамашачыларны шушы вакытка ияләндереп, әлеге айны “Айфара” ае буларак та танытырга иде.

Чит төбәкләргә чыгып концертлар куясызмы?
"Айфара" төркеме


– Әйе, күптән түгел Оренбурда җырладык. Безне тыңлаучылар анда да шактый икән.

Тулы төркем белән бардыгызмы?

– Әлбәттә, тулы төркем булмаса, “Айфара” булмый бит инде ул. Миңа Алмаз Шәрифуллин гына булып йөрү кызык түгел.

“Айфара” эчке яктан үзгәреш кичермәдеме, төркемдәгеләр шул укмы?

– Барабаннарда җырчы Алинә Шәрипҗанованың энесе Радик уйный. Төркемнән китү дигән әйбер юк бездә, мәсәлән, Алмаз Мөхәммәтҗанов сәхнәдә булмаса да, студиядә эшли. Гитарада уйнаучы егетне яңа кеше дип әйтә алам. Фәнис Мортазинны алсак, ул инде төркем оешканнан бирле “Айфара” өчен тир түгә.

Бүген төркемдә ничә кеше соң?

– 5-6 га җыелабыздыр.

Мәскәүдә еш булуыгыз һәм анда нидер эшләп йөрүегез турында имеш-мимешләр ишетелә башлады...

– Анда еш булуның төп сәбәбе – җырлар яздыру. Мәскәүдә бит бөтенләй башка тормыш, җыр сәнгате дә анда нык алга киткән. Шуңа да аларның эшләү
"Айфара" төркеменең төп башкаручысы Алмаз Шәрифуллин
алымнарын кулланып карарга булдык. Мәскәүгә Казаннан бер төркем музыкантлар эшләргә киткән иде, алар безгә нәрсә яхшы нәрсә начар икәнен аңлаттылар да һәм без мәскәүчә эшләп карадык. Чөнки монда бит безне җырларны сыйфатлы итеп язарга өйрәтүче булмады, шуңа да читкә барып тәҗрибә туплыйбыз.

“Айфара”ның 15 еллык юбилеена “Мираж” төркемен чакыру ул шоу-тамашаны кызыклы итәр өчен кирәк булдымы. Андый “мөгез чыгару”ларны алга таба да көтәргәме?

– Быел андый күренешләр булмады, “Мираж” бит “Айфара”ның истәлекле көне, 15 еллык юбилее булганга гына килде. Үзләре безнең концертта катнашырга теләк белдергәч каршы килмәдек. Менә икенче елга төркемебезгә 20 тулачак һәм шулай ук зур кунаклар, кызыклы шоу-тамаша булыр дип уйлыйм. Быелгы концерт исә алай ук ис китәрлек түгел иде, ләкин ул чарада булучылар канәгать калды. Чөнки анда колакка ятышлы яңа җырлар, яраткан хитлар – барысы да бар иде.

Ирекле формада иҗат итәргә яратучы төркем буларак сәяси җырлар язарга уйламыйсызмы?

– Юк, сәяси җырлар бездә булмаячак.

Җырчы Айдар Галимов бит Башкортстанның депутаты булып куйды, сездә андый уй-ниятләр юкмы?

Алмаз Шәрифуллин, 2008 елгы фото
– Депутат булырга дигән тәкъдим килсә, баш тартмас идем.

Халыкка әйтер сүзегез, ныклап җиткерерлек үз карашыгыз бармы соң?

– Нишләп булмаска?! Бөтен эшне эшләп карарга кирәк. Шул “казанда кайнамыйча” бу начар бу яхшы дип әйтеп булмый.

Русиянең төрле төбәкләре, Татарстан районнары һәм хәтта Төркиянең шәһәрләрендә еш булуыгызны исәпкә алсак, Алмаз әфәнде күчмә тормыш алып баручы артист ахры, дигән уй туа...

– Үземне артист дип әйтүләрен теләмәс идем, кай җирем артист минем?! Кино-спектакльдә уйнамыйм, теләсә нәрсә сөйләмим, тапшыру алып бармыйм. Төркеменең башкаручысы гына мин. “Айфара”га туры килгән җырлар язып, эстраданың җитеп бетмәгән якларын җиткезәбез. Артист ул укыган кеше буладыр, югары белем алмыйча эшләгән юристны да юрист дип әйтеп булмый.

Инде күчмә тормыш дигәндә, әйе, мин бер урында утырып эшли торган кеше түгел. Хәрәкәт итсәң, эш бар дигән сүз. Бүрене аяклары ашата, диләр бит.

Ни өчен сез “солянка” кебек концертларда күренмисез, дискәтүкләрне дә читләтеп үтәсез кебек?

– “Солянка”ларга килгәндә, инде ике елдан артык андый тамашаларда чыгыш ясамыйбыз. Сәбәбе – “Барс Медиа” ширкәте белән элемтә өзелеп торды.
Бүген аралар җылына башлады, безнең шартлар белән килешсәләр, алга таба хезмәттәшлек булыр дип уйлыйм. “Солянка” кебек концертларга, дискәтүкләргә чакырып башны бутамагыз дидек. Безгә ул кирәкми, елга бер концертыбызны куйсак, шул җиткән. “Айфара”ны ныклап сораган очракта гына, теге яки бу чарада катнашу мөмкин.

Яңа клип төшермәдегезме әле?

– Анысы үзебездән тора, кирәк дип саныйбыз икән – төшерәчәкбез.

Бүген җырчыларның күбесе теге яки бу телетапшыруда катнашырга тырыша. Мәскәүдә бигрәк тә. Сез исә “Яңа гасыр” телеканалында да күренмисез...

– Русларны алсак, алар бит эшли белә, кызыксындыра, яхшы тапшырулар ясый. Әлбәттә, әйбәт тапшыру булса, без барабыз. Татар телеканаллары үзгәрсен, сыйфатлы, заманча итеп эшләргә вакыт. Исемнәре үк сәер бит, “Җырлыйк әле”, тегеләй итик әле, болай итик... Безгә андый тапшырулар кирәкми. Алар бит кызык та түгел. Телевидениедә чыгу – сезгә реклама, дип әйткән булалар, кирәкми безгә реклама!
Алмаз Шәрифуллин


Шуңа бәйле рәвештә сорау туа: кем соң сезнең иганәче?

– “Айфара” үзе. Кемгә кирәк инде без тагын. (көлә) Әлбәттә, ярдәм итәрлек дусларыбыз да юк түгел.

Тыңлаучыларны сезнең шәхси тормыш кызыксындырганны истә тотып, соңгы сорау: 15 еллык концерттан соң өйләнермен инде дигән идегез, сез гаилә кешесеме инде?

– Әлегә юк, ул хакта ныклап уйлаган да юк. Кем белә бит, бәлки быел өйләнеп тә куярмын...

XS
SM
MD
LG