Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәхимовның мәхкәмәгә тартылуы ихтимал


Мортаза Рәхимов
Мортаза Рәхимов

Нефть тармагында эшләүчеләр Рәхимов чорында түләнмәгән акчаларның кайтарылуын таләп итә. Тармакның яңа җитәкчеләре фикеренчә, акчаларны элекке хуҗалар кайтарырга тиеш.

Нефть тармагында эшләүчеләр шикаятьләр яудыра башлаган. Алар зарарлы тармакта эшләү өчен түләнә торган өстәмә акчаларны, еллык ялларын һәм шул уңайдан бирелә торган акчаларны тиешле күләмдә ала алмаулары уңаеннан көрәшә.

Хезмәтне яклау инспекциясенә генә дә шул уңайдан 300дән артык гариза күндерелгән. Инспекция ул акчаларны түләүне таләп иткән. Әлеге акчаларның күләме ике ярым миллиард сум дип бәяләнә. Ул бурыч нефть тармагы белән Урал Рәхимов җитәкчелек иткән чорда барлыкка килгән.

Нефть тармагын сатып алган яңа җитәкчеләр – “Система” корпорациясе түрәләре узган эшләр өчен җавап бирмәүләрен белдереп, инспекция карары уңаеннан мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән иделәр. Башкаланың Орджоникидзе районы мәхкәмәсе, вакыт узу сәбәпле дип, нефть тармагы җитәкчеләре файдасына карар чыгарды. Ләкин инспекция моның белән килешми югары мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте.

“Система” җитәкчеләре фикеренчә, акчаларны Мортаза Рәхимов кайтарырга тиеш. Халыкта “улы атасы өчен җавап бирми” дигән сүз бар. Ләкин ата бала өчен һәрвакыт җаваплы булганга, “Система” җитәкчеләре әлеге акчаны Мортаза Рәхимов фонды түләргә тиеш дип исәпли.

Нефть тармагында 14 мең кеше эшләвен исәпкә алганда, бу каршылыклар шома гына узмаска охшаган.
XS
SM
MD
LG