Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөньяда “символик” ачлык чаралары арта


1991 елда Казанның Ирек мәйданында ачлык тоту чарасы
1991 елда Казанның Ирек мәйданында ачлык тоту чарасы

Нәрсәдер таләп итеп ачлык тоту чарасы турында әледән-әле ишетергә туры килә. Берәүләр үз максатларына ирешү өчен үлгәнче ачлык тотарга әзер булса, икенчеләр аны бары игътибарны җәлеп итү өчен куллана.

Заманында Кырымтатар милли мәҗлесе рәисе Мостафа Җәмилев төрмәдә 303 көннән артык ачлык тоткан иде. Ул кырымтатарларын ватаннарына кайтару өчен көрәш алып барган өчен эзәрлекләнә. Һәм ул елларда исән калуын көчләп уколлар ярдәмендә “ашатулары” белән аңлата.

Аның фикеренчә, әгәр кеше ниндидер үз идеясы өчен янып йөрсә, ул инде ачтан үлү турында уйламый. Һәм андый кешеләр хәзер дә бар дип саный.

Билгеле булганча, күптән түгел Башкортстанда да бер төркем яшьләр ачлык чарасын башлап җибәргән иде. Алар 11 көн ач торды. Башкорт яшьләре иттифагы рәисе вазифаларын башкаручы Флорид Багаев сүзләренчә, шул көннәрдә чарага 150дән артык кеше кушылган һәм шуңа аларның сәламәтлегенә зыян килүдән куркып, ачлыкны туктату карарына килгәннәр.

“Аннары безнең таләпләрнең күпчелеге үтәлде”, ди ул.

Азәри журналистлары бер көн ач торган

Әле күптән түгел генә бер төркем азәри журналистлары Бакыда бер көнлек ачлык тотты. Әлеге “символик” чара төрмәдәге журналист Эйнулла Фатуллаев хәленә игътибар җәлеп итү өчен уздырылды.

“Азатлык” бәйсез газетасы баш мөхәррире Ганимат Заһид исә әлеге кыска вакытлы ачлык тотуның Фатулаевны иреккә чыгару өчен җитмәвен әйтә, әмма шуңа да карамастан журналистлар нәкъ шушы юлны сайлаган.

20дән артык журналист үз эш урыннарында көн дәвамында ач торган. Заһид үзенең 24 сәгать азык кулланмавын әйтә. Һәм көлемсерәп башкалар да шулай эшләгәндер дигән өметтә булуын искәртә.

Аларга исә Лондон һәм Париждагы протест белдерүчеләр дә кушылган.

Шулай да Заһид 2006 елны хөкүмәтнең аларның газетасының бинасын тартып алуга каршылык белдереп 17 көн ач торуның бернинди нәтиҗәсе булмавын искәртә.

Ачлык тотучылар арасында аерма бар

Иң яңгырашлы ачлык чарасы мөгаен тоткындагы Ирланд республикасы армиясе вәкиле Бобби Сэндс белән бәйледер. Ул төрмәдәге тугыз тоткын белән 66 көн ризыксыз торгач, 1981 елны җан бирә. Моннан тыш, тагын 1980 елны зинданга ябылган төрек сәяси тоткыннары һәм күптән түгел Куба диссидентының еллар дәвамында ачлык тотуы мәгълүм.

“Кызыл Хач” халыкара комитетының төрмәдәге тоткыннарның сәламәтлеге мәсьәләсе белгече Эрнан Рейес, хәзер инде кешеләрнең ниндидер нәтиҗәгә ирешү өчен элекке кебек озак вакытлап ачлык тотудан баш тартуын әйтә.

Хәзер Кытайда булган Рейес сүзләренчә, ачлык игълан итүчеләр белән ризыктан тыелып торучылар арасында төп аерма шунда, беренчеләре үз таләпләренә ирешү өчен ахырга кадәр барырга һәм хәтта үләргә дә әзерләр.

Ризыктан тыелып торучылар исә ниндидер уңышка ирешү өчен бер-ике көн яки атна ач тора ала, әмма алар киләчәкләрен куркыныч астына куярга әзер түгел.

Кайберәүләр хәтта үзләренең ачлык чарасы ничә көнгә сузылачагын алдан ук хәбәр итә. Шуларның берсе апрель уртасында балалар бакчаларының бүгенге хәленә каршылык белдереп өч көнлек ачлык игълан иткән бер төркем Русия аналары. Алар исә үзләренең таләпләре үтәлмәгән очракта 4 майда кабат ачлык тота башлаячагын әйткән иде. Әмма бу турыда әлегә хәбәр юк.

Кемдер уңышка да ирешә

Рейес әйтүенчә, хәзер символик ачлык тотучылар арта бара. Бу кешеләр бик аз югалтулар белән дә җәмәгатьчелек игътибарын үзләренең хәленә җәлеп итү мөмкинлеген аңлый.

Әмма аеруча да үҗәтлеләр ачлык чарасын ахырга кадәр тотарга мөмкиннәр һәм кайберләре хәтта таләпләренең үтәлүенә дә ирешә. Мисал өчен, 25 март көнне Кыргызстан төрмәләрендә меңнәрчә тоткын үзләренең тормыш шартларына протест белдереп ачлык игълан итте. Биш көннән соң хөкүмәт вәкиллеге һәм хакимияткә карамаган оешмалар реформалар кертү өчен әлеге төрмәләрне күзәтә башлады.

Төрмәдә утыручы иран режиссеры һәм язучы Мөхәммәт Ноуризадның хатыны исә иренең инде 40 көннән артык ач торуын әйтә. Ул моны прокурор һәм мәхкәмә оешмаларына каршылык йөзеннән эшли. Чөнки хокук саклау оешмасы вәкилләренең аңа һөҗүме һәм хөкемдарның гаиләсен мыскыллавы турындагы шикаятьләрне мәхкәмә инкарь итә икән.

Аның хатыны Фатыйма Мәлики иренең сәламәтлеге өчен кайгыруын әйтә. Чөнки элек инде ул бөер һәм теше авыртудан җәфа чиккән.

“Кызганычка бернинди нәтиҗә булмады. Беркем шалтыратмады. Мин һәм минем гаиләм аның сәламәтлегенә зыян килер дип ашамавына бик кайгырабыз”, ди ул.
XS
SM
MD
LG