Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вакыйгалар дисбесе: җиңүләр җиңел түгел


Май бәйрәмнәренең берсе үтеп икенчесе якынлашканда, Татарстандагы иҗтимагый, мәдәни тормыш үз көенә дәвам итә.


Бу атнада республикада булган зур вакыйгаларның берсе итеп, мөгаен, 4 май көнне башкала Казанда башланып киткән, дөнья чемпионы белән уйнаячак финалистны билгеләүне максат иткән шахмат ярышларын атарга кирәктер.

Казанда зур шахмат көрәше бара


Әлеге дөньякүләм мәгънәгә ия ярышта төрле илләрдән килгән 8 шахматчы көч сынаша. Алар арасында 10 елдан артык шахматтан ерак торган һәм хәзер кабаттан зур спортка әйләнеп кайткан милләттәшебез Гата Камский да бар.

Америка Кушма Штатлары өчен чыгыш ясаучы Камский беренче очрашуын Болгария шахматчысы Веселин Топаловка каршы уйнады һәм 5 май көнге нәтиҗәләргә күрә яклардан берсе дә җиңүгә ирешмәде. Башка 3 пар арасында да шундый ук нәтиҗә күзәтелде.

26 майга кадәр дәвам итәчәк ярышларның җиңүчесе икенче елда дөнья чемпионы исемен алу өчен хәзерге дөнья чемпионы Вишванатан Ананд белән көч сынашачак.

Әлеге шахмат ярышлары башланыр алдыннан Казанда шахмат академиясенә нигез ташы салу тантанасы да булып үтте.

Гомум мәйданы 22 мең квадрат метр, 25 катлы шахмат академиясе Казанда “Туган авылым” комплексы янында төзеләчәк. 18 ай эчендә сафка бастырылачак бинага нигез салу чарасында Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев, ФИДЕ җитәкчесе Кирсан Илюмжинов, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.

Дөнья хоккей чемпионатында да бер татар уйный

Вакыйгалар дисбесенең төймәләрен тарткалап, икенче бер дөнья беренчелегенә дә тукталасы килә. Бу көннәрдә Словакия республикасында хоккейдан дөнья чемпионаты бара. Боз хоккеен яратучылар өчен көтеп алынган әлеге ярышта Русия җыелма такымы әлегә кадәр матур уен күрсәтә алмады. 5 майда Дания җыелма такымын да көчкә генә 4:3 исәбенә җиңгән русияләр 8 майда Чехия җыелмасына каршы көч сынашачак.

Шунысын да әйтергә кирәк, быелгы ярышта Русия җыелмасында 7 Татарстан спортчысы да чыгыш ясый. Алар – Зарипов, Морозов, Терещенко, Емелин, Никулин, Корнеев һәм Белов. Татарстан хоккейчыларына моңарчы үткән беренчелекләрдә, дөнья күләмендә чыгыш ясау бәхете елмаймаган иде әле.

Тик, спорт белгечләре сүзләренә караганда, киләсе уеннарда Данис Зариповны НХЛ уенчысы Александр Овечкин алыштырырга мөмкин икән. Такымдагы бердәнбер татар хоккейчысына алдагы уеннарда уйнау мөмкинлеге бирелерме – анысы такым тренеры Вячеслав Быков ихтыярында, дип белдерә белгечләр.

Татар имамнары 2нче тапкыр очрашачак

Вакыйгалар дисбесенең мәдәният төймәләрен дә тартып карыйк. Бу атнада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының агымдагы елның 15-18 июнь көннәрендә “Милләт тормышы һәм дин” дип аталган II Бөтенрусия дин әһелләре Форумын үткәрәчәге билгеле булды. Әлеге чарада Русиянең 45 төбәгеннән 850гә якын татар дин әһеленең катнашуы көтелә.

Ренат Хариска
70 яшь

6 май көнне Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Әдәби тәнкыйтьче, татар, башкорт, чуаш, инглиз, беларус һәм урыс телләрендә кырыклап китап авторы Ульян өлкәсендә 1941 елның 6 маенда туа һәм әтисенең туган ягы – Буада белем ала.

Ренат Харис 1997 елда Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге һәм 2005 елда Русиянең Дәүләт премияләре лауреаты була. Ул шулай ук Башкортстанның Фатих Кәрим һәм Чуашстанның Михаил Сеспель исемендәге премияләре иясе дә.

Аның юбилее уңаеннан апрель аенда ук фәнни-гамәли конференция оештырылган иде. Бүген ул “Хәерле иртә” тапшыруында чыгыш ясады һәм үзенең буклетын бүләк итте.

Югары мәхкәмә җитәкчелегенә урыс урынына татар куелды

Бу атнада Татарстан Югары мәхкәмәсе җитәкчелегендә үзгәрешләр булды. Мәхкәмәгә күп еллардан бирле җитәкчелек иткән Геннадий Баранов лаеклы ялга китте. Ә аның урынына әлеге әһәмиятле вазифага Илгиз Гыйләҗев билгеләнде.

Югары мәхкәмә җитәкчесенең алмашыначагы алдан ук билгеле иде. Барановка 29 апрельдә 70 яшь тулды. Канун кушканча, хөкемдарлар әлеге яшьтән соң лаеклы ялга китәргә тиеш.

Яңа рәискә исә 54 яшь. Илгиз Гыйләҗев моңарчы Татарстан Югары мәхкәмәсе җитәкчесенең урынбасары вазифасын башкарган булган.

Мәхкәмә дигәннән, бу атнада Татарстан Югары мәхкәмәсендә “Севастопольчеләр” җинаятьчел төркеме белән “Жилка” җинаятьчел төркеме арасындагы мәхкәмә утырышлары дәвам итте. Анда “Жилка” төркеменә кергән Андрей Грудинин һәм Марс Зариповны урлау һәм үтерү җинаятьләре тикшерелде. Бу җинаятьләр моннан 15 ел элек эшләнсә дә, аларны эшләүчеләргә җәза хәзер бирелә.

Җинаятьләр дигәннән, моннан бер ай чамасы элек ТАИФ оешмасының икътисади куркынычсызлык бүлеге җитәкчесе Леонид Сабировның да үтерелүе турында әйтелгән иде. Татарстандагы эре нефть химиясе холдингы түрәсе 23 апрель көнне төнге 10да пычак белән чәнчелгән килеш хастаханәгә салынган иде. Тик операциядән берничә сәгать узгач ул вафат булган.

Сабировның үлеменә гараж күршесе белән сугышуы һәм пычак ярасы алуы сәбәпче икәне билгеле булды.

9 май көнне Казан күгендә Татарстан байрагы җилфердәр

Кемнәрдер тыныч тормышта үлә яисә үтерелә, ә кемнәрдер моннан 66 ел элек тәмамланган II Дөнья сугышында ватаннарын саклап шәһит киткән.

9 май көнне Советлар Берлегенең Ватан сугышында җиңүе зур чаралар белән билгеләп үтеләчәк.

Дүшәмбе көнне Казанда әлеге уңайдан бәйрәм парады оештырыла. Узган елгыларыннан аермалы буларак, быелгы бәйрәмдә кечерәк кенә авиашоу да булачак. Җиңү парадында боралаклар шәһәр күгеннән киңлеге – 4, буе 6 метр итеп тегелгән Татарстан, Русия һәм Җиңү байракларын җилфердәтәчәк.

Шул ук көнне кичке сәгать алтыда Меңъеллык мәйданында 500 сәнгатьче катнашында бәйрәм концерты оештырыла һәм төнге унда бәйрәм салюты атылачак.
XS
SM
MD
LG