Accessibility links

Кайнар хәбәр

Япониядә атом энергиясен куллануга каршы чаралар узды


Бүген Япониядә атом энергиясеннән баш тарту таләбе белән меңнәрчә кеше демонстрациягә чыкты.

Җомга көнне премьер-министр Наото Кан ширкәтнең җир тетрәү яки дулкын ташкыныннан саклый торган яклау җиһазы урнаштырганчыга кадәр “Хамаока” атом электр станциясе эшчәнлеген туктатып тору турында хәбәр итте.

Җирле массакүләм мәгълүмат чаралары белдерүенчә, Япония башкаласыннан 200 чакрым урнашкан “Хамаока” атом электр станциясе эшчәнлеге ике елдан соң башланыр дип фаразлана.

Япониядә 11 март көнне булган җир тетрәү һәм дулкыны ташкыны нәтиҗәсендә “Фукусима” атом электр станциясенә зыян килде һәм ул нурланыш таралуга китерде. Рәсми мәгълүматларга караганда, бу афәт вакытында якынча 26 мең кеше үлгән һәм эзсез югалган.
XS
SM
MD
LG