Accessibility links

Кайнар хәбәр

Владикавказда көчле яңгырлар нәтиҗәсендә дистәләрчә йортны су баскан


Владикавказда көчле яңгырлар нәтиҗәсендә 40лап йортны су баскан, юллар һәм электр чыбыкларына зыян килгән.

Төньяк Осетия башкаласы һәм республиканың тагын кайбер районнарында гадәттән тыш хәл режимы кертелгән.

Фаразларга караганда, яңгырлар әле тагын бер тәүлек дәвам итәчәк һәм ул елгаларның да ташуына китерергә мөмкин.
XS
SM
MD
LG