Accessibility links

Кайнар хәбәр

Надир Дәүләт: Милләт Мәҗлесе (25)


Төрле сәяси оешмаларга кергән татар-башкорт сәясмәннәре. Икенче рәттә: сулдан дүртенче - Ильяс Алкин, уңнан өченче - Галимҗан Ибраһимов (1918)
Төрле сәяси оешмаларга кергән татар-башкорт сәясмәннәре. Икенче рәттә: сулдан дүртенче - Ильяс Алкин, уңнан өченче - Галимҗан Ибраһимов (1918)

1917 елның апреле-мае: җыелыш артыннан җыелыш (3)

Уфада 18-19 (1-2 май) апрельдә Мөгаллимнәр корылтае җыела, ләкин аның тәэсире әллә-ни зур булмый. Шуннан соң сәяси эшчәнлек кабат Казан шәһәрендә активлаша.

Ул чорда Казан һәм Кырым татар хатын-кызлары арасында укымышлык дәрәҗәсе шактый ук югары булганнарның саны сизелерлек арткан була. Шәригать чикләүләре аркасында күпмедер хокуклардан мәхрүм булсалар да, мөселман хатын-кызлар арасында журнал нәширләре һәм белем оешмалары җитәкчеләре дә күренә башлый. Әмма белем ягыннан түбәнрәк мөслимәләрнең хәле икенчерәк була. Әсирлек, тоткынлыктан котылу өчен, хөр фикерле аналарга ихтыяҗ үзен нык сиздерә. Русиядә демократиянең үсеше, яңа сайлауларның якынлашуы һәр сайлаучының ролен бермә-бер арттыра.

Галимҗан Баруди (1857-1921)
Галимҗан Баруди (1857-1921)
Әлбәттә, бу шартларда һәр аңлы-белемле хатын-кызның да кадере арта. Моны истә тотып, инкыйлабның беренче көннәрендә танылган дин галиме Галимҗан Баруди җитәкчелегендәге төркем Казаннан Төркестанга чыгып китә. Казан делегатлары Төркестан губернасының бөтен зур шәһәрләрендә дини һәм милли темага лекцияләр укып шәригать буенча хатын-кызның иҗтимагый тормыштагы урынын халыкка һәм бигрәк тә кадимче дин әһелләренә аңлатырга тырышалар. Билгеле, бер-ике лекция уку белән генә гасырлар буена җыелып килгән карашларны бетерү мөмкин булмый.

Хәер, татар хатын-кызлары үзләре дә кул кушырып утырмый. Русия тарихындагы Беренче мөселман хатын-кызлары корылтае якынча 300 делегат катнашында 24 апрельдә (8 май) Казанда туплана. Делегатларның күбесе - һөнәр ияләре, мәсәлән, укытучылар була. Корылтайга Петербурда медицина белеме алган Сара Әхмәрова рәислек итә. Президиумга, шулай ук, рәис урынбасары Фатыйма Алкина (Уфа), секретарь Зөһрә Салихова (Уфадан Дума делегаты Б.Әхтәмәвның сеңлесе), Хәдичә Таначева (Уральскида 1905-1906 елларда чыккан "Фикер" газетасына язышкан), Мәрьям Гөбәйдуллина (Казан), Хәдичә Мостафина (Чистай) һәм Зәйнәп Галиева (Казан) сайланалар. Корылтайда Хөсәен Ямашевның хатыны Хәдичә ханым да актив катнаша.

Комиссияләрдә бары тик татар мөслимәләренең эшләве игьтибарны җәлеп итә. Корылтайда башлыча мөселман хатын-кызының шәригать буенча хокукый хәле, гаиләдә һәм җәмгыятьтә хатын-кызларның сәяси хокуклары һәм Учредительное Собраниедә катнашу темалары тикшерелә. Ахырда 100 маддәлек карар кабул ителә. Заманына күрә ул артыгы белән либераль була, мәсәлән, анда ирләрнең берничә хатынга өйләнүе кискен тәнкыйтьләнә. Алга таба, бу маддә бәхәсләр кубуга сәбәпче була.

Казанда оештырылган тагын бер мөһим җыен – I Бөтенрусия мөселман мөгаллимнәр корылтае 20 апрельдән (3 май)- 27 апрельгә кадәр (10 май) үтә. Делегатлар укытучыларны борчыган проблемалар буенча фикер алыша. Табигый ки, һөнәрләре буенча мөгаллимнәр җәдитчелек, ислахчылык хәрәкәте алдынгылары була. Корылтайның эше бетәрәк, Мәркәз комитет сайлана, аның җитәкчесе итеп танылган тарихчы Газиз Гобәйдуллин, сәркәтибе буларак Нургали Надиев билгеләнә.

Казанда игьтибарга лаеклы тагын бер җыен – Мөселман Хәрби Шурасы корылтае үтә. Февраль революциясеннән соң сул карашлы инкыйлабчылар илдә бер-бер артлы эшче, солдат һәм крестьян Советлары төзи. Әлбәттә, солдат Советлары кораллы көч булу ягыннан да, сугыштан тәмам туйган миллионлаган армиянең вәкилләре булу җәһәтеннән дә иҗтимагый тормышта бик мөһим роль уйныйлар. Дөрес, 1916 елга кадәр Дала һәм Төркестан губерналары мөселманнарын хәрби хезмәткә алмаганнар. Хәлбуки татар-башкортлар һәм Төньяк Кавказдагы кайбер халыкларның вәкилләре инде күптән төрле фронтларда сугышканнар. Биш миллион солдаты булган рус гаскәренең бер миллионнан артыгын нәкъ менә шул мөселманнар тәшкил иткән. Төрки-мөселман гаскәрләре Русия армиясендә сугыш шартларына хас кыенлыклардан тыш, мыскыл ителүгә һәм начар мөгамәләгә дә дучар була.

Ильяс Алкин
Асылда "Мөселман Хәрби Шура"ларны оештыру шул кыенлыклардан котылу чараларын эзләү, протест белдерү максатына нигезләнә. Хәрби Шуралар илнең төрле төбәкләрендә җыеннар үткәрә башлый. 27-30 апрельдә (10-13 май) Казанда прапорщик Ильяс Алкин җитәкчелегендә җыелган Мөселман Хәрби шурасы делегатлары 1-11 майда Мәскәүдә I Бөтенрусия мөселманнар корылтаенда көн тәртибенә куелачак мәсьәләләр буенча фикер алыша, Учредительное Собраниегә халык санына карап вәкилләр сайлау кирәклеген басым ясап әйтәләр һәм Мөселман блогын булдыруны таләп итәләр. Моннан тыш, Хәрби Шура җыелышында Халыкара Солых конференциясендә Русия мөселманнары вәкилләренең катнашуы кирәклеге мәсьәләсен дә көн тәртибенә куялар. Шулай итеп, бу җыенда хәрби проблемалар урынына сугышны туктату һәм мөселманнарның мөстәкыйль сәяси көч булуын күрсәтә торган карар кабул итү мәсьәләләре тикшерелә.

(Дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG