Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хомста Сүрия армиясе йортларны утка тота


Сүриядә хөкүмәт гаскәрләре Хомс шәһәрендәге тыныч кешеләр яшәгән йортларны утка тота. Шартлаулар һәм аткан тавышлар ишетелә. Бу хакта хокук яклаучылар белдерә.

Хомс зурлыгы белән Сүриядә өченче шәһәр, ул илнең үзәгенә урнашкан. Соңгы көннәрдә анда хөкүмәткә каршы күтәрелешләр көчәйде. Ә илдә протест чаралары март уртасыннан бирле дәвам итә.

Элгәре Сүрия президенты Бәшәр Әсад берничә шәһәргә танклар керткән иде. Хокук яклаучылар әйтүенчә, анда 800-дән артык кеше үлгән. Әсад хакимиятенә каршы булган меңнәрчә кеше кулга алынган.

БМО генераль секретаре Пан Ги Мун бүген Сүрия җитәкчелегеннән Дәръа шәһәренә һуманитар ярдәм кертү мөмкинлеге булдырырга чакырды. Дәръа илнең көньягында һәм аңа апрель азагыннан бирле хөкүмәт гаскәрләре кертелгән.
XS
SM
MD
LG