Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйсьянчылар Мисурата һава аланын алды


Мисуратада нефть саклагыч яна. 7 май 2011
Мисуратада нефть саклагыч яна. 7 май 2011
Либиядә гыйсьянчылар Мисурата шәһәрендәге һава аланын үз кулларына төшерү турында хәбәр итте. Моңа кадәр анда Мөәмәр Каддафи гаскәрләре иде.

Ике яктан да үлүчеләрнең һәм яраланганнарның төгәл күпме булуы билгесез. Һава аланын алу гыйсьянчыларның зур уңышы булып санала. Әлегә кадәр Мисурата белән бәйләнеш диңгез порты аша гына иде.

Бүген НАТО көчләре ил башкаласы Триполида хәрби корылмаларны һәм хакимият биналарын һавадан утка тоткан.

НАТО җитәкчелеге кабат, үтка тотуларның максаты - Каддафины юк итү түгел, әгәр ул теге йә бу хәрби корылмада күренсә “легитим хәдәфкә” әйләнәчәк, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG