Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар театры атасы"на багышланган яңа китап чыкты


"Габдулла Кариев" китабы тышлыгы
"Габдулла Кариев" китабы тышлыгы

Габдулла Кариевкә багышлаган яңа фәнни-популяр хезмәттә татар тарихы зыялылар тормышы, театр сәнгатенең үсеш тарихы белән бәйләп күрсәтелә.


14 майда татар театрына нигез салган мәшһүр татар зыялысы Габдулла Кариевнең туган авылында, Норлат районы Колбай Мораса авылында, соңыннан Норлат районы үзәгендә "татар театры атасы"на багышланган яңа китапны тәкъдим итү чарасы үтәчәк. Анда бу фәнни хезмәтнең авторлары, берничә татар театрлары һәм иганәчеләр катнашырга тиеш.

Габдулла Кариев турында яңа гына басылып чыккан хезмәтнең төзүче-авторы – Татарстан фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, сәнгать фәннәре докторы Мөхәммәтгали Арсланов.
Габдулла Кариев
Аның әйтүенә караганда, Кариевнең иҗади мирасын барлау, аның милли театр үсешендә тоткан урынын билгеләү омтылышы артистның якты дөнья белән хушлашканда ук (1920 елда) башлана. Әмма моңа карамастан, бүгенге көндә аның иҗатын бөтен тулысы белән барлаган зур хезмәт юк иде, ди ул.

"Театрның оешу тарихы, аның кыенлыклары театр тарихында өйрәнелгән булса да, аңа Габдулла Кариевнең иҗат күзлегеннән карау юк иде. Монда ил тарихы, татар тарихы, зыялылар тарихы театр сәнгате белән бергә бәйләнеп бирелә", ди китапның төзүчесе Мөхәммәтгали Арсланов.

Габдулла Хәйрулла улы Кариев (Миңлебай Хәйруллин) элекке Чистай өязе, Колбай Мораса авылында, 1886 елда туа. Такталы авылы мәдрәсәсендә укыганнан соң, ул Җаектагы мәдрәсәгә керә. Анда шагыйрь Габдулла Тукай, татар бае, зыялы Камил Мотыйгый белән аралаша. 1907 елда Кариев “Сәйяр” труппасы белән очраша һәм аннан соңгы гомерен татар театры белән бәйли.

Габдулла Кариев актерлык һәм режессурада үзенең мәктәбен тудырган кеше итеп санала. Ул гомеренең азагына кадәр сәхнәдә уйный, театрның иң авыр, башлангыч чорларында аның җитәкчесе, режиссеры була. Театр өчен урын, декорацияләр, ут, артистларга махсус киемнәр турында уйлау мөмкин булмаса да, Кариев җитәкчелегендәге “Сәйяр” труппасыннан бик көчле артистлар үсеп чыга.

Китапта Габдулла Кариевнең шагыйрь Габдулла Тукай, язучы Шәриф Камалның бер-берсенә язган хатлары, татар театры җитәкчесенең цензорларга рөхсәт сорап язган үтенечләре белән танышып була. Кариев турында истәлекләр, бәяләмәләр белән Тукай замандашы меценат Камил Мотыгый-Төхвәтуллиннан алып, бүгенге көн театр белгечләренә кадәр бүлешәләр.

Элекке заманда татар байлары китап, газет чыгарырга ярдәм иткән кебек, хәзер дә “Габдулла Кариев” китабын бастырырга финанс ярдәмне эшмәкәр һәм депутат Фәрит Мифтахов күрсәткән. Ул – Кариевнең якташы, кечкенә чакта Габдулланың туганнарында еш булып, аның исемен ишетеп үскән икән.

“Габдулла Кариев” хезмәтен “Җыен” нәшрияты 2011 елда “Шәхесләребез” шәлкемендә бастырып чыгарган.
XS
SM
MD
LG