Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда яңа вице-премьер билгеләнде


Марат Мөлеков
Марат Мөлеков

Башкортстан президенты чираттагы фәрманы белән хөкүмәт җитәкчесе рәисе урынбасарын билгеләде. Бу – сигезенче урынбасар. Шулай ук якын араларда башкала хакимияте башы Павел Качкаевның урыныннан алынуы ихтимал.

Яңа вице-премьер – Марат Мөлеков, 37 яшьтә. Уфада туган. Башкорт дәүләт университетының икътисад һәм чит телләр факультетларын тәмамлаганнан соң Американың Питсбург шәһәрендәге Дюкн университетында белем алган, Вашингтонның Херитедж фәнни үзәгендә стажировка үткән.

Марат Мөлеков 2004-2005 елларда Русия хөкүмәте башы киңәшчесе ярдәмчесе, азак Атоминформ фәнни үзәгендә эшләгән. Соңгы вакытта Техник физика һәм автоматлаштыру үзәге мөдире булды. Ул сәүдә-сәнәгать палатасы башы итеп күчерелгән Юрий Пустовгаров урынына билгеләнде. Сәнәгать өчен җаваплы булачак.

Марат Мөлеков заманында “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире булып эшләгән, азак Башкорт дәүләт педагогия университетының татар кафедрасында укыткан филология фәннәре кандидаты Муса Мөлековның улы. Шуны да әйтергә кирәк, “Кызыл таң” Муса Мөлеков җитәкчелек иткән елларда милли мәсьәләләрдә иң кыю язмалар биреп бара иде.

Уфа башы яңаруы ихтимал

Якын араларда башкала хакимияте башы Павел Качкаевның урыныннан алынуы мөмкин.

Бу турыда рәсми булмаган чыганаклар хәбәр итте. Аңа караганда, Мортаза Рәхимов вакытында билгеләнгән башкала башы элекке түрәсенең басымына бирешүе ихтимал.

Хәбәрләргә караганда, Мортаза Рәхимов Русия парламентына сайлаулар алдыннан үзе элек билгеләгән район һәм шәһәр түрәләренә басым ясап, гадел сайлаулар уздыруны таләп итүе ихтимал. Шуның белән хакимият ресурслары ярдәмендә зур тавыш җыеп килгән “Бердәм Русия” фиркасен авыр хәлгә куюы мөмкин.

Рәсми булмаган чыганаклар Павел Качкаевның Русия дәүләт думасына депутат итеп җибәрелүен дә фараз итә.
XS
SM
MD
LG