Accessibility links

Уфа татарлары сайлауга юлдаш фиркаләр эзли


Әсгать Минһаҗетдинов
Әсгать Минһаҗетдинов

Башкортстан татар җәмәгатьчелеге оешмалары вәкилләренең чираттагы утырышында Русия дәүләт думасына сайлауларга әзерлек мәсьәләсе тикшерелде.


Утырыш, җиңүнең 66 еллыгы уңаеннан, милли хәрәкәтнең аксакал-ветераннарының сугыш хатирәләрен тыңлау белән башланды.

Разведчик булып хезмәт иткән Әсгать Минһаҗетдинов шуларны сөйләде:

“Мин унҗиде яшьтә сугышка алындым. Брянск, икенче Беларус фронтында сугыштым, өч тапкыр яраландым. Дәваланганнан соң кабат сугышка кердем һәм җиңүне һоспитальдә каршы алдым”.

Икенче ветеран Рифгать Урмановның язмышы да шуңа охшаш булып чыкты:

Рифгать Урманов
“Мин дә унҗиде яшьтә сугышка алындым. Тоцкида күнекмәләр үткәннән соң Мәскәү өлкәсенә җибәрделәр, азак сугышка Белоруссия башкаласы Минскига барып кердем. Минск яна иде.

Азак Польшага кердек. Мин артиллерия гаскәрләрендә элемтәче булдым. Артиллерия һәм штаб арасында элемтә урнаштыру белән шөгыльләндек. Ике якка сигезәр килолы ике кәтүк, мылтык һәм обмундированиеләремне асып йөрдем.

Берлинга барып кергәч яраландым һәм һоспитальгә эләктем. Җиңүне шунда каршы алдым. Сугыштан соң алты ел Германиядә хезмәткә калдырдылар”.

Юлдаш фиркаләр кирәк

Утырышта Русия дәүләт думасына сайлауга әзерлек мәсьәләсе дә тикшерелде. Аны Кушнаренко татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Илфир Гәрәев күтәрде:

“Сайлауларга санаулы айлар калып бара. Ә без һаман да булса аңа әзерләнми, йоклап йөрибез. Минем Кушнаренкода сайлау комиссиясендә эшләгәнем булды. Без гадел сайлаулар уздыра идек. Хәзер башка җирләрдә дә гадел сайлаулар уздыру мөмкинчелеге бар. Мин татар мәнфәгатьләрен яклардай фирка-хәрәкәтләр аша үз кешеләребезне үткәрү һәм шул фиркаләргә ярдәм итү кирәк дип исәплим.”

Татар иҗтимагый үзәге активисты Вил Латыйпов алай гына милли проблемаларны чишеп булмый дип исәпләвен ирештерде:

“Дөрес, безгә үзебезнең сәясмәннәрне әзерләргә кирәк. Ләкин алар кайсы якка борыла бит. Хакимият — акча дигән сүз. Алар акчага кызыгып милли проблемаларны күрмәүләре ихтимал. Күреп бер тапкыр күтәрсәләр, аларга башка сүз бирелмәве дә мөмкин. Минем сыйныфташым Русия парламенты депутаты булып алгач, сөйләшергә дә теләми башлады. Шуңа аларга да ышаныч аз. Төрле юллар эзләргә кирәк”.

Утырышта милли проблемаларны күтәрердәй фиркаләр белән сөйләшүләр уздырырга, уңай булган очракта, аларга ярдәм итәргә карар ителде. Иң беренче чиратта коммунистлар фиркасеннән башларга килешенде.
XS
SM
MD
LG