Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Безнең гәҗит” балалады


“Безнең гәҗит”нең сәхифәләре күп булганлыктан, газет мөхәррире аларның кайберләрен аерым чыгарырга булган. Нәтиҗәдә “Могҗизалы дөнья”, “Серләр гәҗите”, “Шифалы гәҗит”, “Мыштым тема” дигән газетлар барлыкка килгән.


“Безнең гәҗит” газеты сәхифәләргә бик бай. Башка басмалардан аерыла торган сыйфаты – аның һәр бите аерым газет сыман. Газет укучылары да бик актив булганлыктан, кайбер сәхифәләр “тулып ташый” башлаган. Шунлыктан газет мөхәррире аларның кайберләрен “башка чыгарырга” булган. Нәтиҗәдә “Могҗизалы дөнья”, “Серләр гәҗите”, “Шифалы гәҗит”, “Мыштым тема” дигән газетлар барлыкка килгән.

Яңа газетларның беренче саннары укучыларына киткән дә инде. Бу ярты еллыкта чыга торган саннарны почта аша яздырып алып булмаганга күрә, газетларны редакциягә мөрәҗәгать итеп кенә алдырып була.

“Могҗизалы дөнья” газеты ике айга бер чыга. Анда тормыштагы серле, гаҗәп хәлләр, сәер вакыйгаларга дини, дөньяви гыйлем ярдәмендә аңлатмалар урын ала.

“Серләр гәҗите” мавыктыргыч хикәя-повестьләрдән тора. Ә авторлар – укучылар үзләре. 32 битле роман-газета да ике айга бер чыга.

Дару үләннәрен кайчан җыярга, алар белән ничек дәваланырга, иң мөһиме – ничек авырмаска икәнлеген “Шифалы гәҗит”не укып белеп булачак. Ул айга бер тапкыр чыга.

“Мыштым тема” газеты балаларны ничек инсафлы итеп тәрбияләргә, җенси темаларга ничек сөйләшергә икәнлеген аңлатып бирәчәк. Шулай ук газет халыкны борчыган яшерен сорауларга җавап бирә алучы акыллы киңәшче-сердәш булачак.

“Безнең гәҗит”тә яңа чыккан газетлардан кайбер язмалар да кыскартып урнаштырылган. Әйтик, “Гаилә башлыгы – тиран” мәкаләсе шундый. Монда сүз гомере буе ире тарафыннан кыйналып яшәүче хатын-кыз турында бара.

“Җәмгыятьтә гаиләдәге тиранлык җитди төс ала бара. Ел саен Русиядә ирләре, яшәгән кешеләре һәм якыннары кулыннан 14 меңләп хатын-кыз һәлак була. Бүген илебездә яшәүче һәр бишенче гүзәл зат сөекле кешесенең кул күтәрүен татыган, ә аларның 60 проценты йорттагы гаугалар нәтиҗәсендә төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

Ачы тавыш-гауганы соңгы чиккә чыккан эчкечеләр генә түгел, ә карап-сокланып туймастай күренгән укымышлы затлар да чыгарырга мөмкин. Алар – башкалар өчен, сокланып үрнәк куярлык кеше, ә өйдә – тиран”, дип яза мәкалә авторы Сәйдулла Кутушев.

Кәнәфиләр “шытырдый”

Газетның соңгы санында “Дөньяда ниләр бар?” сәхифәсендә “Кәнәфиләр “шытырдый” мәкаләсе урын алган. Монда президент Рөстәм Миңнехановның ветераннар өчен төзелүче торак төзелеше тизлеге белән канәгать булмыйча, кискен чаралар күрәчәген әйтеп тә, беркемне эштән алмавы турында язылган.

“Мин сезне кисәттем. Сүгәргә җыенмыйм. Барлык фактлар буенча да тиешле карар кабул ителәчәк”, дип белдергән иде президент. “Инде менә хисап көне җитте. “Ветераннарга торак” программасы, башлыча, үтәлгән. Әмма президентның “бармак янавын” чынга алмаган түрәләр бар икән.

Министрлар кабинетында әлеге программа үтәлешен тикшергән киңәшмәдә аларга ярыйсы гына эләкте. Кара исемлектә Әгерҗе, Аксубай хакимиятләре, Казан мэриясе һәм ТР президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башлыгы.

Моннан берничә ай элек бу программаны үти алмаучылар дистанциядән төшеп калачак, дигән президент сүзләре чынга ашармы, дип көттеләр. Юк, бу юлы президент сүзен сүз итмәде. Тагын җитди итеп «бармак янап» кына калды. Димәк, әле генә кадрлар алышынуы көтелмәс”, дип яза мәкалә авторы.

Акчасыз тормыш файдасыз

“Безнең гәҗит”нең “Тыелган тема” сәхифәсендә “Акчасыз – тормыш файдасыз” дигән язма урын алган. Автор Эльвира Фатыйхова редакциягә килгән хаттагы проблемнарны ачыклар өчен Азнакай районына юл ала. Хатны Сарлы авылы урта мәктәбендә укучы балаларның әти-әниләре җибәргән.

“Иң борчыганы – киләчәктә терәк булырга тиешле балалар. Урта белем бирүче мәктәп Сарлы авылында урнашкан. Сөендек авылыннан 2 чакрым арадан 15тән артык бала, Бүләк авылыннан 4 чакрымнан 25тән артык бала һәр көнне, елның нинди фасылы, нинди көне булуга карамастан – иртән дә, дәресләре беткәч тә, юл кырыеннан тезелешеп, җәяүләп кайталар. Быелгы кышны үзегез белеп торасыз (кар-бураннары, әче суыклары, чистартылмаган юллар) – кыскасы, балалар үзләре генә белә ни күргәннәрен. Ата-анасының шәхси машинасы һәм илтергә вакыты булганы бәхетле инде.

2010 елның декабрь аенда Казанда авыл җирлекләре белән үткәргән зур киңәшмәдә бөтен республикабыз алдында президентыбыз Сарлы авыл Советы рәисен котлап, кулын кысып, автобус ачкычларын тапшырды. Без бу хәбәрне ишеткәч, бик сөенгән идек, бәлки, безнең балаларыбыз автобуста мәктәпкә йөрү бәхетенә ирешер дип уйладык. Ләкин инде ничә ай үтте, ул автобусны әле дә күргәнебез юк. Әллә бу хәбәр ялган булып чыкты, әллә автобус районда башкаларны йөртәме?

Ни өчен шундый зур киңәшмәдә, республикабызның беренче кешесе, үзе әйтеп ачкычны тоттыргач, ул карар кемнәрдер тарафыннан үзгәртелә инде? Ул машина тиккә бирелмәгәндер бит, ул безнең эшләребезгә нәтиҗә буларак бирелгәндер?” дип ачынып яза алар.

Сарлы авыл җирлеге башлыгы Марат Рәис улы Шәрипов Fiat микроавтобусы ачкычлары тапшырылу фактын инкарь итми. Узган елны бу авыл җирлеге районда иң яхшысы булып танылган, бу автобус та шул нисбәттән бүләк ителгән.

“Ул машина бик чыгымлы булачак, дип уйладым, иномарка бит. Биш-алты кеше сыя бугай инде аңа. Запас частьләре кыйммәт. Кечкенә машиналарда да май алыштыру өчен мең ярым сум акча кирәк, ә моңа күбрәк. Бензин да күктән төшми. Кыскасы, бу машинаны тотарлык акча безнең авыл җирлеге бюджетында юк дип таптык. Шуңа күрә, аның урынына район хакимияте «Лада-приора» бирде һәм мин шуңа бик канәгать булдым. Ул безнең авыл җирлеге машинасы!” ди ул.

Автор мәктәп укучыларының күрше авылдан җәяү йөрүе турында да сорау бирә.

“Микроавтобуста укучылар йөрер дип уйлап сөенгән идем үзем дә. Иң беренче уем шул булды, ләкин ул автобуста аларны йөртү барыбер мөмкин түгел иде, чөнки үзегез уйлап карагыз: шоферга түләргә акча без бирә алмыйбыз, ягулык, запас частьләр…

Аннары авыл җирлеге белән мәктәп – ул икесе ике өлкә. Мәктәп мәгариф системасына карый. Ә авыл җирлеге башкарма комитетка. Болай да инде җай килгән саен мәктәпкә ярдәм итү ягын карыйм. Бергә-бергә яшибез, бер-беребезгә бар эштә дә булышабыз”, дип җавап бирә Сарлы авыл җирлеге башлыгы Марат Шәрипов.
XS
SM
MD
LG