Accessibility links

Сембердә май бәйрәмнәрендәге күңелсезлекләр


Ел ярым элек корал сакланмасында булган шартлау
Ел ярым элек корал сакланмасында булган шартлау

Май башы бәйрәмнәрдән торса да, күп семберлеләр бәйрәм хисләре кичермәгән.


Сенгилей шәһәрендә нәкъ 9 май көнне Дан һәйкәле янында шартлау булган. Нәтиҗәдә аның янына илтүче мәрмәр күтәрмә баскычлары куптарып ыргытылган.

31нче арсеналда ел ярым элек булган шартлау аркасында зарар күргән фатир хуҗалары әле дә җимерек диварлы, ишексез-тәрәзәсез көе яшиләр икән. Балтийская урамында яшәүчеләр янына ниндидер бер генерал белән өлкә башлыгы Сергей Морозов та килеп киткән. Алар белән телевидение хезмәткәре дә булган. Ләкин бу хәлләр турында тапшыру бирергә рөхсәт бирелмәгән. Биредә яшәүчеләр әле һаман пыяласыз тәрәзәле, ватык ишекле фатирларын күрсәтүне сораган булсалар да. Җитәкчелеккә дә диварлардагы йодрык сыярлык ярыкларны да халыкка күрсәтү ояттыр инде. Андагы тулай торак 1947 елда ук төзелгән булган, электр үткәргечләренең тузганлыгы аркасында 2 мәртәбә янгын да чыккан.

Ишекләр һәм өй түбәләренең яңгырдан да саклый алмавы, яшәү бүлмәләренең 16-20 квадрат метр гына булуы турында төрле дәрәҗәдәге түрәләргә хатлар да язып караганнар. Җирле түрәләргә генә түгел – хәтта президент исеменә дә. Хат авторлары фикеренчә, аларның мөрәҗәгатьләре Мәскәү даирәләренә барып җитмәгәннәрдер дә.

Арсенал хезмәткәрләре әйтүенчә, хәрби складларда бүген дә 50 тонна чамасы снаряд саклана икән. Аларны махсус полигонда шартлату көзгә кадәр тәмамланырга тиеш. Аннан соң хәрби часть тә таркатылачак. Әгәр Саклану министрлыгы әле дә халык яшәгән торакларны ремонтламаса, анда яшәүчеләр бөтенләй урамда калачак икән.

Ленин урамында гәзитләр таратучы малай сыны куелган иде. Кемгәдер ул ошамаган, күрәсең: 10 майда аның уң кулын кисеп алып киткәннәр. Ә 11 майда башын да бәреп төшергәннәр. Полиция алдында китерелгән зарарны каплату яки хулиганнарны төрмәгә утырту бурычы куелган. Мондый вандализм өчен җәза булмау андый гамәлләрнең ишәюенә китерә ала. Болай да инде Ленин урамындагы Рәссам һәйкәленә зарар китерелгән иде. Өлкә тарихын өйрәнүче белгеч Петров әйтүенчә, исерек адәм баласы Карамзин һәйкәленә буш шешә белән һөҗүм иткән. Алман туристлары экскурсия вакытында нәкъ шул шешә ватыкларына тап булган.

Адәм баласыннан үрнәк алыпмы инде, быел җенләнгән эт-мәчеләрнең кешегә һөҗүмнәре дә ишәйгән. Былтыргы елның беренче кварталында андый очраклар 525 булса, быел – 869га җиткән.

Һәркемнең үз кайгысы инде: өлкә үзәгендәге юлларның начарлыгы аркасында машиналары зарар күргән автомобильчеләр компенсация таләп итә.

Машинасызларны исә трамвай юлларын кыскарту омтылышлары борчуга салган. Җирле мәгълүмат чаралары да бу мәсьәләгә зур игътибар бирә. Ә өлкә башлыгы Сергей Морозов 7нче мәктәп бинасында Кадетлар корпусы һәм Гадәттән тыш хәлләр үзәге булдыру турында план төзергә кушкан.

Жадовка касабасында урнашкан ир-ат монастырында яшәүче монахлар быелгы тәреле йөрешләрен ике этапта оештыралар икән: 14 майдан алып 4 июньгә кадәр һәм 19 июнь һәм 3 июль арасында. Элекке елларда, уңыш мул булсын дип, басуларга очкычлардан “изге су” сибәләр иде, быел әлегә мондый ният турында сүз ишетелми. Ике тәреле йөреш вакыты арасында монастырьда саклана торган “Могҗизалар тудыручы Казанская богоматерь” иконасы өлкә үзәгендә сакланачак. Биредә яшәүче һәркем, бу иконаны үбеп, изгелеккә якынаю мөмкинлегенә ия булачак.
.
XS
SM
MD
LG