Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда имамнар сайлау бара


Равил Нуруллин
Равил Нуруллин

Татарстанда яңа мөфти вазифасына керешкәч, төбәкләрдә имамнар, мөхтәсибләр сайлау башланды. Чаллының өч мәчетендә имамнар тәгаенләнде. Элекке мөфти Госман Исхакый шәһадәтнамәсе белән алар үз эшләрен 2014 елга кадәр алып бара ала иде.


Чаллыда бүген 13 мәчет эшли. Шуларның “Әбүзәр”, “Туфан”, “ГЭС” мәхәлләләрендә сайлау узды. Шушы 3 мәчеттә сайлау барышында элекке имамнар өчен бар тавыш бирелеп, алар вазифаларында калды. Имамлыкка яңа намзәтләр күренмәде, искеләренә каршы тавыш бирүче булмады.

“Сайлаулар әйбәт узды. Имам итеп мәхәллә халкы мине сайлады. Каршы тавыш бирүче булмады. Элекке мөфти Госман Исхакый тарафыннан безгә 2014 елга кадәр имамлык итү турында шәһадәтнамә бирелгән иде. Яңа мөфти сайлангач, нигезнамәгә күрә, имамнар, мөхтәсибләр дә сайланырга тиеш. Бу сайлаулар белән без нигезнамәне үтибез. Кемне имам итүне мәхәллә халкы хәл итә”, ди “Туфан” мәхәлләсе имамы Равил Нуруллин.

Шушындый сайлау якын арада “Рамазан” мәчетендә дә булачак.
Элекке мөфти Госман Исхакый биргән шәһадәтнамә

“Бу эшкә бездә дә әзерлек бара. Элекке имамнарны раслау, яңалары булса, аларны күрсәтү булыр. 21 майга кадәр имамнар сайлау төгәлләнә. Вакытыннан алда булган сайлау бераз уңайсызлыклар тудыра. Ләкин яңа мөфти безгә 2010 елда, 4 елга бирелгән шәһадәтнамәләрне үзгәртүне кирәк тапты. Имамнарның белемнәре тикшерелгәч, таныклыкның яңалары тапшырылыр”, дигән фикердә тора “Рамазан” мәчете имамы Рифкат Харрасов.

Алдагы атнада Чаллының барлык мәчетләрендә имам сайлау чарасы төгәлләнер, дип фаразлана. Мәчет әһелләре фикеренчә, элекке имамнар барысы да үз урынында калачак. Инде, нәтиҗә буларак, 21 майда Чаллы һәм аның янәшәсендәге Тукай районында мөхтәсибләр сайлана. Сайлау эшләрендә хакимият вәкилләре катнашып килде һәм алга таба да катнашырлар дип көтелә.

Имамнар, мөхтәсибләр хезмәт хакына өметләнә

Чаллы җирлегендә шундый хәбәр дә таралды. Янәсе, яңа имамнарга яңа мөфти 15 000 сум хезмәт хакы билгеләгән. Кайбер имамнар бу хәбәргә ачыклык кертүдән баш тартты.

“ГЭС” мәхәлләсе имамы Фоат Мөхәммәтов әйтүенчә, Татарстан Диния нәзарәте имамнарга хезмәт хакы түләүдә эш алып бара. Ә менә “Туфан” мәхәлләсе имамы Равил Нуруллин 15 мең сум хезмәт хакы турындагы сүзләр нык күпертелгән, дип саный.
Рифкат Харрасов

“Халык арасында сүз кешедән-кешегә йөргәндә гел арта бара. Безгә килеп ирешкән мәгълүматларга күрә, яңа мөфти имамнарга 3000 сум, мөхтәсибләргә 7000 мең сум хезмәт хакы билгеләгән, дип ишеттек. Түләсәләр, Аллаһ ризалыгы белән, түләмәсәләр, анысына да разый булырбыз”, ди Р.Нуруллин.

Имамнарга хезмәт хакы түләү мәсьәләсе Госман Исхакый мөфти булып торган заманнарда да күтәрелгән иде. Ул чакта бу юнәлеш “Азатлык” форумында шактый тәнкыйть ителде.
XS
SM
MD
LG