Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскида җиңү бәйрәме дәвам итә


Ветераннарны тәбрикләү
Ветераннарны тәбрикләү

Омски өлкәсендә Ватан сугышында җиңүнең 66 еллыгына багышлап оештырылган чаралар быел да күп һәм күләмле булды. Чаралар җиңү көне узганнан соң да дәвам итте.


Җиңү көненә багышланган чаралар Омскида быел да күпләп оештырылды. Гадәттәгечә, өлкә үзәгендә һәм авыл-районнарда ветераннар белән очрашулар, митинглар, тантаналы йөрешләр һәм башка төрле бәйрәм чаралары күп булды.

Большеречье районының Үләнкүл авыл хакимияте карамагында булган дүрт авылда да: Тузказан, Чарналы, Каракүл һәм Үләнкүлнең үзендә, җиңү көненә багышланган митинглар үтте.

Һәр авылда да митинглар, гадәттәгечә, Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлләр янында оештырылды, соңыннан сугыш һәм хезмәт ветераннары өчен чәй өстәлләре әзерләнде.

Үләнкүлдә парад узды

Үләнкүлдә митинг
Үләнкүл авылында митинг аеруча тантаналы һәм күләмле булды. Башта мәктәп балалары һәм авыл халкы, байраклар, әләмнәр күтәреп, кулларына шарлар тотып, урамнардан үттеләр. Аннары сугышта һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл янына килеп, чәчәкләр салдылар.

Митингны тәбрикләү сүзе белән авыл хакимияте башлыгы Ләйлә Мөхәммәтшина ачып җибәрде. Аннары халыкны Җиңү көне белән мәктәп мөдире урынбасары Римма Мәчитова тәбрикләде.

Үләнкүлдә дә ветераннар саны кими

Римма ханым Үләнкүл авыл идарәсеннән Ватан сугышына 302 кешенең китүен, аларның 142 генә әйләнеп кайтуын искә төшерде, аннары сугышта һәлак булган авылдашларының исемнәрен әйтеп чыкты.

«Кызганычка каршы, елдан-ел сугыштан әйләнеп кайтканнарның саны кими. Бүгенге көндә безнең 3 кенә ветераныбыз калды. Аларның да сәламәтлекләре мактанырлык түгел. Бер ветераныбыз – Мөхәммәтрәхим абый Яруллин быел, сәламәтлеге какшау сәбәпле, бәйрәм чараларында катнаша алмый», диде Римма ханым, борчылып.

Ветераннарны мәктәп ашханәсендә кунак иттеләр

Митинг тәмамланганнан соң бәйрәм чаралары мәктәптә дәвам итте. Ветераннарны һәм авыл өлкәннәрен мәктәп ашханәсендә төшке аш белән сыйладылар, “Наза” ансамбле коллективы һәм укучылар көче белән әзерләнгән концерт күрсәттеләр.

Шәһәрдә дә татар ветераннары өчен кичә оештырылды

Сугыштан кайтмаганнар исемлеге янында
Омски шәһәрендә дә ветераннар өчен бихисап чаралар оештырылды. Татар милләтеннән булган ветераннар да игьтибарсыз калмады. Алар Дуслык йортында оештырылган милләтара бәйрәмдә кунак булдылар, “Умырзая” ансамбленең Җиңү көненә багышланган концертына чакырылдылар, шәһәр күләмендә оештырылган башка күп төрле чараларда катнаштылар.

Шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте дә Дуслык йортында татарлар өчен җиңү көненә багышланган кичә оештырды. Бу бинада төрле мәдәни чаралар даими булып тору сәбәпле, татар мохтариятенә чират җиңү көне узып киткәннән соң, 14 майда гына килеп җитте.

Бәйрәм көннәре узган булуга карамастан, әлеге кичәгә өлкән яшьтәге милләттәшләребез күпләп килгән иде. Араларында сугыш һәм тыл ветераннары шактый булды. Кызганыч, Үләнкүлдәге кебек, сугыш ветераннарының саны бармак белән генә санарлык иде.

Ветераннарны Омски мөфтияте мөфтие котлады

Кичәгә килгән халыкны бәйрәм белән Себер ягы диния идарәсе мөфтие Зөлкәрнәй хәзрәт Шакирҗанов тәбрикләде. Аннары ул сугышта һәлак булганнар рухына дога укыды. Бер уңайдан вәгазь дә сөйләде, мөселманнарны бердәм булырга, дус яшәргә өндәде.

Кичә барышында тәбрикләп чыгыш ясаучылар, авыр сугыш елларын искә алучылар күп булды. Шулай да, бәйрәм булгач, бәйрәм инде, кичә күңел ачулар, уеннар, җыр-биюләр белән үрелеп барды. Барысы да очрашудан канәгать, оештыручыларга рәхмәтле булуларын белдерделәр. Кичә тәмамланганнан соң, алдагы елларда да очрашырга насыйп булсын иде дигән теләкләр теләп, өйләренә таралдылар.
Бәйрәмдә катнашучылар һәм оештыручылар
XS
SM
MD
LG