Accessibility links

Түбән Новгородта татар каберлекләре мәсхәрәләнгән


Түбән Новгородта 50гә якын татар каберлеге мәсхәрәләнгән. Җирле татарлар губернатор яки мэрга мөрәҗәгать белән чыгарга җыена. Алар соңгы елларда әлеге хәлләрнең артуына борчыла.

Узган атнада электән үк татарлар күмелеп килгән Румянцевская һәм Марина роща зиратында фотосурәтләре булган каберлекләрне кара буяу белән сылап чыкканнар, ә калганнарының хәрефләре өстенә төрле сүзләр язганнар.

Түбән Новгородның “Тәүбә” мәчете имамы Абдулбарый хәзрәт Мөслимов әйтүенчә, барлыгы 50гә якын каберлек мәсхәрәләнгән. Һәм әйтергә кирәк, мондый хәлләр инде хәзер шәһәрдә даими күзәтелә башлаган.

“Соңгы елда каберлекләрне мәсхәрәләүләр көзен дә, кышын да, яз башында да булды. Инде шәһәрдә мәсхәрәләнмәгән бер генә дә татар каберлеге дә калмады. Шуның өчен мәчет картлары, абыстайлар губернаторга яки шәһәр мэрына мөрәҗәгать итәргә тели. Чөнки шәһәрдә яшәгән татарлар барысы да туганнарын шунда күмәләр һәм мондый хәлләрне күрү алар өчен бик аяныч. Бу бит инде ике-өч ел кабатлана”, ди Мөслимов.

Аның сүзләренчә, һәрбер бәйрәм шундый борчулар белән уза. 9 майдан соң булган хәлдән соң татарлар моны туктату өчен өлкә һәм шәһәр җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәргә булган.

“Бу җомга көнне бер фикергә килеп, я губернатор, я мэр, я Русия Думасында булган партия вәкилләренә мөрәҗәгать юллаячакбыз”, ди Мөслимов.

Алар баштарак пикет оештыру турында да уйлаган булган. Әмма аннары тукталып калганнар.

Кайбер интернет басмалар инде мөселман каберлекләрен мәсхәрәләүдә шикләнелүче балигъ булмаган балаларны тотканнар дип язса да, Мөслимов моны кире кага.

“Кемнедер тотканнар, әмма аларның бу хәлгә бернинди дә катнашы юк. Ул исбатланмаган. Исбатлар өчен бернинди дәлилләре дә юк. Шуңа бу хәбәр дөрес түгел”, ди ул.

XS
SM
MD
LG