Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәдәни вакыйгалар дисбесе: "Музей төне", Нуриев һәм "Нәүрүз"


"Музей төне"
"Музей төне"

Казанда үткән “Музей төне” чарасында 7 мең ярымлап кеше катнашкан, Нуриев фестивалендә "Шүрәле" куелачак, "Нәүрүз" фестивале кунаклар көтә.


Бөтенрусия чарасына кушылып, Татарстандагы музейлар да 14 майда "Музейда төн" халыкара чарасын уздырды. Милли музей мондый оригиналь чараны инде 6нчы тапкыр уздыра икән.

"Музей төне" дип аталса да, чаралар кичен, ә балалар өчен көндезен ук башланып китә. Быел игътибарны музей күргәзмәләренә генә түгел, чәй һәм чәк-чәккә бирергә булганнар.

Татар халкының күп кенә йолалары чәй белән бәйле, шулай ук ул республиканың бүтән халыклары өчен дә яратылган эчемлек. Шулай итеп "Музей төне" чарасында “Алтын урда чәе”н эчеп, күчмә халыкларның тирмәсе белән танышырга тәкъдим ителгән.

“Җидегән чишмә” кунак бүлмәсендәге чәйле өстәл татар милли гореф-гадәтләренә багышланган. Бәйрәмдә дөнья халыкларының чәй эчү гадәтләре турында да бәян ителгән.

Чарада катнашучыларга кош теле һәм чәк-чәк әзерләргә тәкъдим ителгән. 1 май мәйданында корылган сәхнәдә балалар чыгыш ясаса, кичкә таба олылар фольклор һәм рок-концерт куйган.

Барлыгы чараларда 7 мең ярымлап кеше катнашкан, дип хәбәр итә милли музейның матбугат хезмәте. "Музей – безнең кочагыбызда" флеш-моб уенында гына да 600 кеше булган.

Нуриев фестивалендә "Шүрәле" куелачак

16 май кичендә Казанда опера һәм балет театрында Рудольф Нуриев исемендәге XXIV халыкара классик балет фестивале ачыла. Беренче көнне сәхнәдә театрның иң зур һәм бик тәэсирле әсәре – “Спартак” балеты куелачак.
"Спартак" балетыннан күренеш

Төп рольләрнең берсен махсус шушы фестивальдә чыгыш ясарга дип әзерләнеп килгән Франция Бордо дәүләт опера театры биючесе Оксана Кучерук башкарачак. Башка рольләрдә Татарстандагы опера һәм балет театрының абруйлы артистлары: Михаил Тимаев, Нурлан Канетов, Елена Щеглова бии.

Быелгы фестивальдә беренче тапкыр Якобсон куелышында Фәнис Яруллин музыкасына иҗат ителгән “Шүрәле” балеты куелачак. Андагы төп рольләрнең берсен Русиянең иң мәшһүр театры солисткасы башкара. Шулай ук тамашачылар фестивальдә заманча куелган “Дама с камелиями” әсәрен күрә алачак.

Быелгы балет бәйрәмендә үткән елгы программаның өчтән ике өлеше кабатланса да, кызыксыну кимеми. Билетлар сатылган, дип хәбәр ителә. Беренче мәртәбә Рудольф Нуриев исемендәге фестивальдә Япония һәм Корея биючеләре көч сынашачак.

Шулай ук тамашачылар сәхнәдә куелачак спектакльләрдә Һолландия, Швеция патша балеты, Париждагы Гранд-Опера һәм башка танылган театрларның башкаручыларын күрә ала.

Дөньякүләм танылган биюче Рудольф Нуриев исемендәге фестиваль 28 майда зур гала-концерт белән тәмамланачак. Анда сәхнәдәге чыгышлары һәм яңгыравыклы белдерүләре белән танылган Анастасия Волочкованың чыгыш ясавы көтелә.

Халыкара классик балет фестивале 1993 елдан башлап, Рудольф Нуриевнең үзенең рөхсәте белән аның исеме астында үткәрелә башлый. Фестиваль үзе беренче тапкыр 1987 елда уздырыла.

"Нәүрүз" 10нчы тапкыр төрки тамырларны барлый

Тыва театры тамашасы
Май ахырында театр сәнгатен сөючеләр өчен зур бәйрәм булачак. 30 майдан башлап, Казанда төрки халыкларның X халыкара "Нәүрүз" фестивале башлана. Хәзерге вакытта кызу төстә фестивальгә әзерлек бара.

Театр бәйрәмен Чуаш театры ачып җибәрергә тиеш. Ул Г.Камал театры репертуарында булган “Ханума” спектаклен күрсәтергә җыена. Дагыстанның Кумык музыка дәүләт-драма театры мәхәббәт турында опереттасын алып килә. Тыва драма театры борынгы төркиләр турында тарихи әсәрне күрсәтәчәк. Төрки телле булмаса да, фестивальдә Петербурның кече академия театры катнаша. Бу театр башкаруында “Өч сеңел” әсәрен күреп булачак.

Барлыгы X “Нәүрүз” театр фестиваленә ерак чит илләрдән һәм элекке Советлар Берлегенең төрки республикаларыннан 550 катнашучы һәм кунак җыйналачак. Алар арасында Германия, Япония, Төркия, Казакъстан, Үзбәкстан, Төркмәнстан, Молдова һәм Русиянең Якутия, Алтай, Тыва, Дагыстан, Хакасия төбәк театрлары бар.

X “Нәүрүз” театр фестивале 2011 елның 30 маенда Казанда төрки халыклар театрларының бәйрәм парады һәм Г.Камал театры мәйданында узачак зур театраль концерт белән ачылачак. Анда Мәскәүдән килгән артистлар гына түгел, төркиләрнең борынгы аһәңнәрен яңгыратучы, тамак төбе белән җырлаучы мәшһүр якут артисты Степанида Бирисова да чыгыш ясарга тиеш.

Ачылу тантанасына Тыва дәүләт драма театры артистлары һәм тамак төбе белән җырлаучылар триосы да киләчәк. Шулай ук X фестиваль ачылышында дәрвишләр биюе, урам тамашалары, курчак театры чыгышлары көтелә, дип хәбәр итә фестивальнең матбугат хезмәте.

“Нәүрүз” Төрки телле дәүләтләрнең театр фестивале 1989 елда Казакъстанда үткәрелә башласа да, соңыннан башка төрки дәүләтләргә күчеп йөрсә дә, 1998 елда Казанда төпләнә. Шул елдан башлап, ике елга бер тапкыр төрки театрларны Казан җыя.
XS
SM
MD
LG