Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Мәскәү Казандагы бәдрәф өчен борчылмасын”


Фәрит Мөхәммәтшин һәм Әхмәтбәк Килдебәков
Фәрит Мөхәммәтшин һәм Әхмәтбәк Килдебәков

18 май көнне Татарстан парламентында Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Кыргызстан Жогорку Киңәш – парламент рәисе Әхмәтбәк Килдебәков җитәкчелегендәге делегация белән очрашты. Яклар ике республика арасында сәүдә һәм мәдәни элемтәләрне ныгыту турында фикер алышты.


Татарстан белән Кыргызстан республикалары арасындагы мөнәсәбәтләр көннән-көн ныгый бара. Чөнки безнең уртак якларыбыз күп. Ике республика арасында тарихи элемтәләр саклана, эшмәкәрләребез ике арадагы сәүдәне арттырырга тырыша, мәдәни мөнәсәбәтләр урнаштырыла дип, сүзен башлады Татарстан парламенты рәисе.

“Кыргызстанда 50 меңнән артык татар яши”

"Ике республика арасындагы дуслык һәм аралашу элек-электән килә. Кыргызстанда 50 меңнән артык татар тормыш итә. Шулай ук Татарстанда да шактый кыргыз кардәшләр яши. Бу халыклар арасында бернинди проблем юк, шуңа күрә безнең аралар тагын да яхшырсын өчен элемтәләрне арттырырга кирәк", ди Фәрит Мөхәммәтшин.

Аның сүзләренчә, Кыргызстан республикасы хәзерге вакытта үз дәүләтчелеген ныгыту өстендә эш алып бара. Бу өлкәдә тугандаш республикага Татарстаннан өйрәнәсе әйберләр булырга тиеш.

"Әйтик, Татарстан үз конституциясен Русиянекеннән бер ел алдан кабул итте. Әлеге конституция нигезендә без президент урынын, ул вакыттагы исеме белән әйткәндә, Югары Шураны һәм Татарстан хөкүмәтен булдырдык", дип дәвам итте үз чыгышын Мөхәммәтшин.

"Без заманында, дөресрәге 90нчы еллар башында федераль үзәк белән вәкаләтләрне бүлешү турында килешү төзедек. Әмма федератив килешү төзүдән баш тарттык. Һәм дәүләт суверенитеты турында игълан иттек. Безгә карап Русиядәге 21 республика да суверенитет игълан итте", диде ул.

“Мәскәү бәдрәф урыны белән дә кызыксынмасын”

"Без Федераль үзәккә вәкаләтләрнең өстән түгел, киресенчә, республикалардан бирелү зарурлыгы турында әйттек. Казандагы юлның кайда төзеләчәге, бәдрәфнең кайда куелачагы турында Мәскәүгә нигә баш ватарга соң? Бу – безнең проблем, ә федераль үзәкнеке түгел", дип чыгышын гадәттәгедән кискен сүзләр белән дәвам итте Фәрит Мөхәммәтшин.

Татарстан президенты да, конституция кушканча, баштарак халык тарафыннан сайлана торган иде, тик федераль үзәк фәрманы белән хәзер инде халык тарафыннан сайланмый, ә үзәктән билгеләнеп куела, дип тә өстәде Татарстан парламенты башлыгы.

Бу урында шуны да әйтергә кирәк, Татарстан президенты анты һәм суверенитеты турында соңгы көннәрдә җәмәгатьчелектә кызу бәхәсләр туктап тормый, анысы.

Моннан берничә көн элек Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан президентының ант текстында төзәтмәләр булачак, ләкин президентны яңадан ант итәргә беркем дә мәҗбүр итә алмаячак дигән иде.

Килдебәков: “Татарстан һәрьел 10 миллиард долларны үзендә калдыра ала”

Мөхәммәтшин, бүгенге көндә Татарстан федераль үзәктән бер дотация дә алмый, алай гына да түгел республикада җыелган салымнарның 72%ы Мәскәүгә китә. Бу – әлбәттә, бәхәсле тема, сездә дә мондый проблем бардыр инде, дисә дә, Кыргызстан парламенты башлыгының бу мәсьәләгә карата үзгә карашта торуы ачыкланды.

Аның фикеренчә, Татарстан федераль үзәккә, җыелган салымнарның 72%лык өлешен түгел, ә 50%лык өлешен генә җибәргән очракта да ел саен якынча 10 миллиард долларны янга калдырган булыр иде.

“10ны биреп 1не алгач сөенәбез”

Килдебәковның әлеге сүзләре залдагыларда бераз көлемсерәү китереп чыгарса да, журналистларны бу сан уйланырга мәҗбүр итте. Арадан берәү, башта Мәскәүгә миллиард долларларны үз кулыбыз белән тапшырабыз да, аннан соң берәр миллиард сум килсә, сөенечтән күккә сикерәбез, дип әйтеп куйды.

Кыргызстан парламенты рәисе сүзләренчә, республикада икътисади хәлләр акрын гына үз җаена кереп бара. Иң мөһиме – тынычлык, дип белдерә ул. Һәр тотрыксызлык илне ким дигәндә 10 елга артка өстери. Тынычлык булганда, икътисадны аякка бастыру проблем булмас, ди Килдебәков.

Белгәнебезчә, узган ел Кыргызстан хөкүмәте вазифасыннан киткән иде. Тик шулай булуга карамастан Татарстан белән элеккеге Кыргызстан хөкүмәтләре арасындагы килешүләр җиренә җиткереләчәк, дип ышандырды кунак рәис.

Татарстанның суверенитетын кысу нинди нәтиҗәгә китерер?

Кыргызстанны бигрәк тә машина төзелеше, нефть химиясе, боралак, ягулык темалары якыннан кызыксындыра икән. Шуңа күрә дә кунак делегация программасына «Казан боралак заводы», “КамАЗ” заводы эшчәнлеге, “Алабуга” махсус икътисади зона эше белән якыннан таныштыру кертелгән иде.

Татарстанга Кыргызстан һәм башка аның кебек мөстәкыйль дәүләтләрдән делегацияләр яисә зур илләрнең президентлары еш килә. Тик бу очрашудан соң шундый сорау туды: моннан соң андый делегацияләр республикага еш килерме икән?

Соңгы вакытта республиканың статусы төшерелү, аның хокукларын киметергә тырышу һәм хәтта конституциягә кертелгән кайбер маддәләргә төзәтмәләр кертелү турындагы сүзләр Татарстанга алга таба да чит илләр белән элемтә урнаштырырга комачау итмәсме?
XS
SM
MD
LG