Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самарда татар милли хәрәкәте җанлана


Исәп-хисап җыелышы
Исәп-хисап җыелышы

Самар өлкәсендә иң өлкән булып “Туган тел” җәмгыяте санала. 16 майда Самар дуслык йортында җәмгыять үзенең исәп-хисап җыенын уздырды.


Менә 22 ел инде Самар өлкә татар җәмгыяте милләттәшләребез тормышында күренекле урын алып тора. “Туган тел” җәмгыяте шул ук исемдә Тольятти, Сызран шәһәрләрендә, Похвистнево районында татар оешмаларын булдырды. Бер ел элек Яңа Куйбышев шәһәрендә дә “Туган тел” җәмгыяте эшли башлады.

Самар өлкә татар җәмгыятендә еллык исәп-хисап җыелышы узды. Җәмгыятьнең яңа җитәкчесе итеп, техник фәннәр кандидаты, Татарстанның һәм Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Илгиз Кәлүч сайланды.
Илгиз Кәлүч сөйли

Соңгы айларда татар тормышында бераз җанлану да сизелә. Милли хәрәкәткә төрле катлам вәкилләре килергә тора. Байлар җыелышып, үзләренең берлеген булдырды. Максатлары – татар телендә радиотапшырулар ачып җибәрү.

“Азан” газеты үзенең 15 еллыгын бәйрәм итә. Гомәр углы Ильяс Шәкүров өлкә Сабан туенда баш батырга җиңел машина вәгъдә итә. Самар өлкә татар мохтарияте рәисе Мидхәт углы Минәхмәт Халиуллов татар егетләрен-кызларын спорт мәйданнарына алып барып, төрле ярышлар уздыра.

“Атлаган саен җырчы, адым саен биюче. Көчле ирләр тәрбияләүчеләр генә аз”, диде Халиуллов.

Эшкуарыбыз төзелеш фирмасын җитәкли. Мул тормыш алып баручы ир уртасы. “Иртән капкадан өчебез өч машинада эшкә чыгып китәбез, төнлә генә кайтып керәбез”, ди Минәхмәт әфәнде үз гаиләсе турында.

Шәһәр Думасында депутат буларак җаваплылыкны аеруча тоеп, татар милләтпәрвәре буларак, татар егетләрендә физик һәм рухи көч тәрбияләүдә малын да, вакытын да кызганмый. Халиуллов офисында кичләрен татар авазлары яңгырап тора. Көндезләрен ир-атлар дөнья куа.
XS
SM
MD
LG