Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада чираттагы Тукай бәйрәме үтте


Студентлар Тукай шигырьләрен укый
Студентлар Тукай шигырьләрен укый

Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан Уфада чираттагы кичә узды.


Моңа кадәр укучылар һәм югары уку йортлары студентлары катнашлыгында Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетында һәм Уфа “Нур” татар дәүләт драма театрында Тукай кичәләре узган иде. Монысы Башкортстан дәүләт филармониясенең кече залында узды. Алдан кичәгә чакырулар, афишалар булмауга карамастан, 300 урынлык залда алма төшәр урын да юк иде.

Чараны Башкортстан язучылар берлеге уздырды. Кичә ике телдә - татар һәм башкорт телләрендә барды.Чарада Казан кунаклары, якташ шагыйрьләр: Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай премиясе лауреатлары Роберт Миңнуллин белән Рәдиф Гаташ катнашты.
XS
SM
MD
LG