Accessibility links

Кайнар хәбәр

Roxette-тан соң Татарстан башкаласына Sting килә


Популяр рок башкаручы Стинг
Популяр рок башкаручы Стинг

2 июльдә Казанга атаклы британ рок-музыканты Стингның килүе – күпләр өчен зур яңалык. Алай да кайберәүләр концертка кеше җитәрлек килер микән дип шикләнә.


Соңгы елларда Татарстан башкаласы чит дәүләтләрнең башлыклары өчен генә түгел, ә show business-ның дөньякүләм танылган йолдызлары өчен дә бер татлы максатка әйләнде - Казан тамашачысы Scorpions, Roxette кебек мәшһүр төркемнәр, du Soleil циркы тамашаларын карый алды. Хәзер менә анда данлыклы британ җырчысы Стингның (Sting) килүен көтәләр.

Нур Алиев Стингның чын “йолдыз” булуын әйтә

“Беренче нәүбәттә зур артистларның Казанга килә башлавы мине бик нык шатландыра. Чөнки озак еллар дәвамында дөньякүләм танылган шәхесләрне мәркәзебездә үз күзебез белән күрә алмый идек.

Бүгенге көндә бу яктан хәлләр яхшырды, Казан чын мәгънәсендә данлыклы, танылган, олпат халыкара “йолдыз”ларны кабул итә. Шулар арасында булган Стингның килүе бик шатландыра”, ди татар ди-джее, телевидение алып баручысы Нур Алиев.

Нур Алиев һәм Дэш Берлин
Ул Казанда чит ил йолдызлары катнашында үткән бар тамашада да диярлек булырга тырыша. Күптән түгел Татарстан башкаласына Һолландиядән дөньякүләм танылган ди-джей Дэш Берлин (Dash Berlin) килгән иде, Нур Алиев ул ди-джейның тамашасын караудан тыш аның белән фотога да төшәргә өлгерә. Инде Стингны да үз күзләре белән күрү бәхетен көтә.

“Ул бик көчле музыкант. Рок мәктәбен узып, соңгы елларда этно-музыка белән шөгыльләнә башлады. Шуңа күрә минем сиземләвемә күрә, Казан халкы Стингның концертын түземсезлек белән көтә. Аның тамашасы бик кызыклы булырга охшаган. Әйтеп киткәнемчә, аның репертуарында рок та, этно-музыка да бар”, ди Нур Алиев.

“Югары сәнгать корбаннар сорый”

Стинг тамашасына билетлар төрле бәядә, Казан халкы мондый зур артистларны кабул итәргә әзер дип уйлыйсызмы дигәнгә, Нур Алиев болай диде:
Стинг

“Катлаулы сорау...Әлбәттә Стинг – дөньякүләм иң көчле музыкантларның берсе. Мондый дәрәҗәле артистларның концертларына билетлар берничек тә арзан булырга мөмкин түгел. Чөнки ул гонорарга, райдерга (җырчы куйган таләпләр) һәм башка күп әйберләргә бәйле.

Оештыручыларның чыгымнары шактый зур, дип уйлыйм. Әлбәттә, кыйммәтле билетларны хәлле кешеләр генә сатып ала. Бит Стингны хөрмәт итүчеләр арасында гади халык та бар һәм алар күбрәктер дә әле.

Ниндидер капма-каршылык килеп чыга, бер нишләтеп булмый. Барысы да бизнес-план белән эшләнә, бар билгеле бер чыгымнар, аларны каплап табыш алу өчен кирәкле билет бәясе куела. “Сәнгать корбаннар сорый” диләр бит. Стингны бер тапкыр барып күрү акчадан кыйммәтрәктер”.

Стинг – иң моңлы башкаручы

Пәрәвездә британ рок-музыканты турында "ул иң моңлы башкаручы" дигән фикерләр дә күренде. Моның шулай булуын концертка әзерлек чаралары да күрсәтә. Чөнки Стингның концерты булачак “Татнефть Арена” боз сараена куәтле тавыш көчәйтү җайланмалары куелачак, залның һәр почмагыннан артистны рәхәтләнеп тыңлап һәм күреп булачак, ди әлеге тамашаны оештыручы Денис Вәлиев. Стингның төп таләбе ул сыйфатлы тавыш булса, болардан тыш әлеге концертның башка үзенчәлекле яклары да бар.

Татарстан музыкантлары кастинг үткән

Рок музыкант белән бер сәхнәдә Казанның Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрының музыкантлары да булачак. Аларның иң-иңнәрен кастинг үткәреп сайлаганнар.

“Ул музыкантлар Стинг белән бергә аның әсәрләрен уйнаячак. Шулай ук артистның үзе белән йөрүче 20 кешелек төркеме була. Стингның классик дип йөртелгән әсәрләрен яңартыр өчен өстәмә Казаннан 40 музыкант сайланды. Әйтергә кирәк, безнең шәһәрдә оста музыка белгечләре шактый һәм аларның сыйфатын Стинг командасы бик югары бәяли”, ди Вәлиев.

Ни өчен Казан?

Оештыручылар белдергәнчә, Стингның гастроль тәртибен төзегәндә, Мәскәү белән Петербурдан тыш башка шәһәрләр дә карала. Ләкин ул Казанны сайлый, аның командасына Татарстан башкаласының уңайлы географик урыны һәм du Soleil циркының уңышлы гастрольләре тәэсир ясый. Казанда Стинг бар Идел-Урал төбәгендәге музыка сөючеләрен бер урынга җыячак.

XS
SM
MD
LG