Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Җәберләнгән халыкның тарихы да җәберләнгән була”


Индус Таһиров
Индус Таһиров

Мәрҗани исемендәге тарих институтында “Репрессияләнгән татар педагоглары” дип исемләнгән төбәкара фәнни-гамәли конференция узды. Биредә репрессияләнгән татар зыялылары, татар халкының җәберләнгән тарихы турында сөйләшү булды.


Бу елны кырымтатарларының сөрелүенә 67 ел тулса, татарларның Магнитогорскига сөрелүенә исә 80 ел тула. Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институтында 1931 елда репрессияләнгән татарларны һәм, гомумән, репрессия давылына эләккән татар педагогларын, зыялыларын искә алдылар.

Магнитогорскига 100 меңләп татар сөрелә

Рәсми булмаган чыганакларга күрә, 1931 елны Татарстаннан һәм Идел-Уралдан Магнитогорскига 60 меңнән 100меңгә кадәр татар сөрелгән, рәсми чыганакларга караганда – 5000 гаилә репрессияләнә, ди язучы Фәүзия Бәйрәмова.

“Мин үзем 2002 елдан 2010 елга кадәр Магнитогорскида бик күп тапкырлар булдым. Исән калган әби-бабайлар белән очраштым.

2002 елның апрель аенда без Татар конгрессыннан барып, ЗАГСка кереп, үлгән татарларның исемлеген торгыза башладык, әмма бер елны да торгызып бетерә алмадык, чөнки 40 бит булды бер елда үлгән кешеләр генә. Бер көндә үлгән кешеләр генә 10 бит, 1 айлык балалардан башлап, 80 яшьлек бабайларга кадәр чебен урынына кырылганнар. Дизентерия, дифтериядән, ачтан-суыктан үлгәннәр”.

Ул вакыттагы Татарстанның 60 районының һәрбер авылыннан муллалар, укымышлы, зыялы кешеләр, галимнәр сөрелгән. Күбесе Әлмәт, Бөгелмә якларыннан булган.

1921 елларда Совет хөкүмәтенә каршы торып, иманнарын саклап калырга тырышканнары өчен, 1931 елда алардан канлы үч алганнар, ди Бәйрәмова.

“Аларны буш далага китереп, ташлаганнар, аларның яртысы инде поездда үлеп беткән, ике атна китергәннәр аларны. Аларга ашарга бирмәгәннәр, эчәргә бирмәгәннәр.

Бөтенесе – намазлы кешеләр, абыстайлар, Мәккәдә, Мәдинәдә укыган кешеләр. Аларны поезддан атып кына бәргәннәр, анда Урал тауларының кырык сырты татар мәетләре белән күмелгән.

Аларны далага китереп, ташлаганнар, дала кипкән, өч ай яңгыр яумаган, эчәргә су юк. Башта эсседән үлгәннәр, аннары декабрь аенда килгәннәр – катып үлгәннәр.

Тәрәзәсез-түбәсез баракларга керткәннәр. 40 кеше урынына 400 кеше керткәннәр. Мәккәдә, Мәдинәдә укыган бабайлар бөтен пычрак эшне эшләгән. Ат булып җигелеп, 12 чакрым Казакъстан далаларына, булачак совхозларга ашлама илтеп, түккәннәр”.

Татар зыялылары үзләре белән мендәрләргә тыгып, Коръән, “Кыйссаи Йосыф” китапларын, гарәп хәрефләре белән язылган математика дәреслекләрен алып чыккан. Кайбер китапларны Фәүзия Бәйрәмова Магнитогорскидан алып кайта.

Качкан татарларны үз халкы кире җибәрә

Сөргеннән качучылар да күп булган, әмма аларның күбесе Урал сыртларында үлеп калган, кайтканнарын исә кире җибәргәннәр, ди Бәйрәмова.

“Качып та караганнар татарлар, әмма Урал сыртларында тагын үлеп калганнар. Ә иң фаҗигалесе шунда: кайтып җиткәч, үзебезнең татарлар аларны кире тотып җибәргәннәр.

Мин шушы “Кырык сырт” романымны язганда, Әлмәт районы Тайсуган авылына барып, Фәйретдиновлар, Тәхәветдиновлар нәселен өйрәндем.

Качып кайталар – яңадан тотып җибәрәләр, тагын качып кайталар – тагын тотып җибәрәләр, Фәйретдин бабай тагын качып кайта, яңадан тотып җибәрмәсеннәр өчен аны базга качыралар, шушында ул 1947 елга кадәр ята. Шушы базны барып карадым, фотоларга төшердем.

Шуны да әйтергә кирәк: Магнитогорски татарлары тырышалар бер таш булса да куярга – бу татарлар тарафыннан да төзелде дигән ташны. 10 ел буе көрәш бара таш куйдырмас өчен.Татарлар әйтә: куябыз, менә үлгән кешеләрнең исемлеге, диләр, ә урыслар Магнитогорскины бөтен кеше төзеде, ди”.

Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова Магнитогорскига сөрелгән татарлар турында очерклар, “Кырык сырт” дип исемләнгән роман яза. Тик шулай да, әби-бабай сөйләгәне белән генә булмый, Магнитогорскиның татар сөякләре өстендә төзелүен исбат итү өчен, "Магнитогорски татарларының ГУЛАГы" дигән документаль бер китап кирәк, ди ул.

Магнитогорскида исә озакламый татарларның тарихын өйрәнү өчен Тарих институтының филиалы да ачылачак, ди философия фәннәре докторы Фәрит Солтанов:

“Бер 3 атна элек бездә Магнитогорскидан кешеләр булып китте. Без анда филиал төзергә дигән карарга килдек. Гыйльми совет безнең булды.

Коллектив туплау хәзер инде аларның үзләреннән тора. Аспирантура турында да сөйләшенде, договорлар әле килеп җитмәде. Ул шул Саратов үрнәгендә булачак инде. Бер 200 китап биреп җибәрдек, гомумән, эш башланды”.

Конференциядә шулай ук татарлар тарихының җәберләнүе турында да әйтелде. Академик Индус Таһиров: “1552 елдан башлап, без язма тарихсыз. Китапханәләребез, архивларыбыз – барысы да юкка чыкты”, ди.

Тарих китапларында ялган җитәрлек

“Татар Русия тарихы белән сугарылган. Һәм, әлбәттә, бу тарихны татар язмый, руслар яза. Без әле бүген дә Соловьёв белән Ключевскийга табынабыз.

Аларны мактыйбыз, мактарлыклары да бар, чөнки Совет тарихчылары белән чагыштырганда, алар бер башка югарырак, татарны бәяләгәндә.

Ләкин, аларда да фальшь, ялганлык җитәрлек. Ләкин, шул ук вакытта башка тарихчылар да була. Әйтик, Николай Погодин, аның “История русского народа” дигән калын гына китабы бар, ул – чыннан да бөтен җаны-тәне белән русның патриоты, ләкин татар, аның тарихы турында хурлап язарга, аның намусы рөхсәт итми.

Ул инде геройлаштырылган Александр Невскийга, Дмитрий Донскойга үз бәясен бирә. Чөнки шушы шәхесләрне күтәреп чыгу, татар тарихын җәберләү нигезендә эшләнә.

Чөнки Алтын Урданы, татар дәүләтләрен хурлау, Невскийны, Донскойны шуларга каршы көрәшүче итеп күрсәтү – ул бөтенесе чеп-чи ялган, әлбәттә. Александр Невский – ханның иң тугрылыклы хезмәтчеләреннән берсе. Хан хезмәтендә, кирәк булса, аның әмерен үтәү өчен, үзенең туганнарына, улына каршы чыгарга да әзер кеше.

Ә Дмитрий Донской махсус рәвештә тасвирлана. Без аны бүген китапларда иң батыр, каһарман кеше итеп күрәбез, Куликов сугышын откан кеше”.

Куликов турындагы бәхәсләрнең беткәне юк, ди Таһиров. Аның урыны да билгеле түгел. Рус елъязмаларында ул башка вакыйгалар белән бер дәрәҗәдә күрсәтелә, ди ул.

“Һәм Дмитрий Донской нишли анда? Шушы бәрелеш башланыр алдыннан, үзенең кенәз киемен үзенең якынына кигерә. Хәзер бит инде кенәз киемен кигәч, дошман кемнең-кем икәнен күреп тора һәм бу кеше үтерелә, ә бу гади сугышчы рәвешендә, имеш сугыша, сугышканын беркем дә күрми, сугыш беткәч, югалганы сизелә, югалган бу кеше, юк.

Эзлиләр, куак астында һушын җуеп ята. Әллә инде куркып ята, ләкин тәнендә бернинди җәрәхәт булмый. Шулай да аны Куликовның җиңүчесе итеп күрсәтәләр”.

Татар бетмәячәк

Җәберләнгән халыкның тарихы да җәберләнгән була, ди Индус Таһиров. Ләкин халык бар, ул бетми һәм бетмәячәк. Татар тарихы җырларда, моңнарда, бәетләрдә саклана, ди академик.

“Биеклектән упкынга төшкән халыкның тарихы да шул упкынга төшә. Таркалды һәм аның кайбер кыйпылчыклары тик башка дәүләтләргә генә калды. Шуларны җыю, туплау әле бүгенге көнгә кадәр дәвам итә, бетте, дип әйтә алмыйм. Ләкин, халык нәрсә белән кала?

Татар тарихы җырларда, моңнарда бәетләрдә саклана. Ул канга сеңгән. Дәрдемәнд язганча:

“Ул мокаддәс кан белән ул,
Изге сөткә ни җитәр!
Сөт калыр, ватан китәр!”

Нинди Ватан китәр? Билгеле, нинди ватан киткәне – ул Русия дигән сүз. Ә безнең ватаныбыз кайтачак, менә шул сүзләрне белдерә Дәрдемәнд.

Без бу шагыйрьгә тиешле бәяне биргәнебез юк, ни кызганыч. Ләкин, аның фәлсәфәсе тирәннән килә. Тукаебыз юкка гына менә шушы җырларга-моңнарга махсус игътибар бирмәгән”.

Тукай шигырьләрендә тарих чагыла

Габдулла Тукай әсәрләре тарихка багышланган булмаса да, аларда тарих чагыла, ди Индус Таһиров. Тукайның күп кенә шигырьләрендә гаеплеләр дә күрсәтелә, ди ул.

“Ләкин, шушы Казан артындагы урманнарны гаскәри Чыңгыз белән чагыштырган вакытта, аның күз алдына менә шушы үткән тарих килеп баса, ул шулай, дип яза:

“Аһ! дисең, без ник болай соң?
Без дә Хакның бәндәсе”, ди

Нәрсә дигән сүз бу? Без бүген дәүләтсез, элек дәүләтебез бар иде. Без аны бары тик күзаллый гына алабыз, күрә алмыйбыз һичничек тә.

Тукай "кем гаепле?" дигшн сорау куя, һәм бик күп шигырьләрендә күрәбез, гаеплеләр күрсәтелә, әлбәттә ул менә шушы патша режимы, яулап алучылар. Ләкин Тукай беркайчан да үзенең милләтенең тискәре якларын күрсәтүдән баш тартмый.

Бер шигырендә ул татарны уянуга чакырып: “Кайчан туктатырсың икән бер-береңә ук атудан?” Менә шул "ук ату" татар халкын дәүләтсез калдыра. Бер-берсенә дошманлык, бер-берсе белән сугышу аны дәүләтсез калдыра”.

Алтын Урда – тыелган тарих

Халык күпме генә җәберләнүләр күрсә дә, бернәрсә дә үзгәрешсез булмый”, ди Таһиров.

“Күрәсез: безнең тарих җәберләнгән рәвештә, башка тарих күтәрелә. Һәм, гомумән, ялган юлга баса шушы тарих һәм, әлбәттә, бернәрсә дә үзгәрешсез булмый, без инде менә шушы Октябрь революциясенә өметләнгән идек.

Менә чыннан да җәберләнгән тарихыбыз да аякка басар, дәүләтчелегебез дә, ләкин, кызганычка каршы, бу безнең өметләребез акланмады, ә инде Алтын Урдага багышланган Үзәк комитетның 1944 елгы карарында Алтын Урда тарихын өйрәнү тыела. Безне Болгар чорында бикләп калдыралар.

Ләкин шул вакытта да батыр язучылар була: Сәфәргалиевның “Распад Золотой Орды” дигән китабы – шушы китапларның берсе, әлбәттә.

Инде дөреслеккә юнәлгән тарихчылар арасында Худяковны әйтмичә булмый. Менә шушы рус кешесе репрессиягә эләгә. Менә тарихчыларның шактые, шушы рәвештә репрессиягә дучар була, ләкин тарих халык белән бергә уяна.

Һәм инде без күрәбез 90нчы елларда татарның горурлыгы чын мәгънәсендә үзен күрсәтте. Татарстан Русияне федератив рельсларга бастыра алды.

Һәм аның җәберләнгән тарихы да аякка баса. Әгәр дә горур тарихыбыз шушы җәберләнүдән чыгып, аякка баса икән, Иншә Аллаһ дәүләтебез дә шушы рәвештә аякка басар.”

Очрашуда шулай ук тарих фәннәре кандидатлары Тәэминә Биктимирова, Илнур Миңнуллин, Гөлшат Мостафина, Дәүләт Думасы һәм Татарстан Дәүләт Советының элеккеге депутаты Фәндәс Сафиуллин да чыгыш ясады.

Биредә репрессияләнгән татар педагоглары да искә төшерелде. Фәрит Солтанов әйтүенчә, шушы репрессияләнгән педагогларның эшчәнлеген өйрәнүнең әһәмияте дә – мәгариф өлкәсендәге җитәкчеләргә, мәктәп директорларына, укытучыларга бу педагогларның ничек көрәшкәннәрен, ничек мәктәп оешканын күрсәтүдә.
XS
SM
MD
LG