Accessibility links

Кайнар хәбәр

Канн 2011: Һитлерчы шаяртуы өчен гафу үтенде


Канн кино фестивале тәмамланды. Быел бәйгедә 13 ил тәкъдим иткән 19 фильм көч сынашты. Күп мәшһүр кунаклар килде, бәйгене 4 меңнән артык журналист яктыртты. Әмма фестиваль гаугасыз да узмады: дат режиссеры Ларс фон Триер Адольф Һитлерны өнәү сүзләреннән соң чарада “теләнмәгән кунакка” әйләнде.


Халыкара Канн фестивале дөньяның иң абруйлы һәм данлыклы кино бәйрәме санала. 1939 елдан бирле үткәрелеп килгән әлеге чарада ел саен бәйге кысаларында һәм бәйгедән тыш дистәләрчә фильм катнаша. Йөзләрчә дәүләт фестивальда катнашу өчен көч куя.

Татар фильмнарының әлегә монда катнашканы юк. Шулай да, 2009 елда Татарстан сәнгатькәрләре Каннда Татарстан мәдәнияте көннәрен уздырып кайткан иде.

Иң яхшысы – “Гомер агачы”

Фестивальдә җиңүчеләр төрле категорияләр һәм бәйгеләрдә билгеләнә. Төп бүләккә – Алтын пальма ботагына быел АКШ режиссеры Терренс Маликның “The Tree of Life” (“Гомер агачы”) фильмы иреште. Фильм фәлсәфи эчтәлекле. 11 яшьлек Джек әкренләп татлы һәм күңелле дөньяның тискәре якларын сизә башлый, газап-михнәтләр, үлем күрә. Кыскасы, фильмда һәркем уза торган гомер дәресе тасвирлана. Каннда Терренс Малик үзе күренмәде, бүләк алырга да килмәде.

“Гомер агачы” фильмы трейлеры


Башка бүләкләргә килгәндә, махсус гран-при бүләгенә төрек режиссеры Нури Җәйланның “Bir zamanlar Anadolu'da” (“Бервакыт Анадолуда”) һәм Жан-Пьер Дарденн белән Люк Дарденның “Le Gamin au vélo” (“Велосипедлы егет”) фильмнары лаек булды. Иң яхшы режиссер исеме данияле Николас Виндинг Рефнга, иң яхшы актер – “The Artist” (“Артист”) фильмы өчен Жан Дюжарденга, иң яхшы актриса – “Melancholia” (“Меланхолия”) фильмы өчен Кирстен Данстка, иң яхшы сценарист исеме Джозеф Седарга бирелде.

Хөкемдарлар арасында быел Роберт Де Ниро, Джуд Лоу, Ума Турман кебек мәшһүр йолдызлар бар иде.

“Мин Һитлерны аңлыйм”

Ларс фон Триер Канн фестивалендә
Фестивальнең иң шау-шулы вакыйгасы дат режиссеры Ларс фон Триер белән бәйле. Бер матбугат очрашуы вакытында аның алман тамырлары турында сүз киткәч, режиссер Һитлерны аңлаганы һәм аны өнәгәне турында ычкындырды. Шунда ук “Мин Икенче дөнья сугышына каршы” дисә дә, сүзләрен шаяртуга әйләндерергә тырышып, “Ну ярый, мин – нацист” дип өстәп куя.

Режиссерның бу “юморын” фестивальне оештыручылар аңламады. Идарә һуманизм һәм миһербанлык идеяларына каршы килгән сүзләр өчен җәзасын күрде: Ларс фон Триер, бу сүзләре өчен күп тапкыр гафу үтенеп, Канны калдырырга мәҗбүр булды. Ләкин шушы хәл аркасында режиссер шактый “очсыз” популярлыкка иреште.

64нче Канн фестивале тәмам. Гадәттәгечә, тәнкыйтьчеләр табылса да, белгечләр тарафыннан ул югары бәяләнде. Күренекле продюсер һәм режиссер Харви Вайнштейн аны, гомумән, иң яхшы Канн фестивале дип атады.

Канн тәмамланды, кино яратучылар инде киләсе вакыйгага әзерләнә – Венеция фестиваленә. Ул 31 августта башланыр дип көтелә.
XS
SM
MD
LG