Accessibility links

Кайнар хәбәр

Астанада иминлек комитеты бинасы янында шартлау


Астанада иминлек комитеты бинасы янында шартлау
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:30 0:00
йөкләү

24 май сишәмбегә каршы төндә Астанада Казакъстанның иминлек комитеты бинасы янындагы шартлау нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган.

24 май сишәмбегә каршы төндә Астанада Казакъстанның иминлек комитеты бинасы янында торган бер машина шартлаган. Шартлау урынында ике ир кешенең мәете табылган.


Казакъстан башкаласы Астанәдә Дәүләт иминлеге комитетының тоткарлау үзәге янында бер машина шартлатылып машинадагы ике кеше һәлак булды.

Бу соңгы бер атна эчендә инде икенче шундый шартлау. Иминлек хезмәте һәм эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре бу шартлауларның террорчылык белән бер бәйләнеше дә юк дип тәкърарлый.

Шартлау булган урында яшәүчеләр әйтүенчә, аларны көчле шартлау тавышы уяткан, шартлау дулкыны якындагы биналарның тәрәзәләрен бәреп ваткан.

Яраланучылар юк дип хәбәр ителә. Шартлау җирле вакыт белән иртәнге дүрт туларга 20 минутларда булган.

Шаһитләр шартлатылган машина янында корбаннарның кисәкләрен күргәнлекләрен, әмма иртәнге сигезләр тирәсендә аларның җыеп алынганлыгын әйтә.

Министрлык вәкиле сүзләренчә, башта машинага ут капкан, аннары андагы тышлыксыз шартлаткыч үзеннән үзе шартлаган.

Министрлык белдерүенчә, шартлау урынында шулай ук ике документ табылган. Аларның берсе 48 яшьлек Кыргызстан ватандашы Дмитрий Келплерныкы, икенчесе 26 яшьлек Казакъстан ватандашы Иван Черемухинныкы.

Интернет сәхифәсе хәбәр итүенчә, Келплер белән Черемухин Казакъстанның Экибастуз шәһәрендә яшәгән һәм аларның берсе җинаятьчелектә гаепләнеп хөкем ителгән булган.

Белдерүдә бу шартлар монда ниндидер террор һөҗүме булуын кире кага диелә.

Дәүләт иминлеге хезмәте вәкиле Кенжебулат Бәкназаров та бу шартлауны террор эшчәнлегенә бәйләп карарга ярамый диде.

Узган атна Актүбәдә иминлек комитетының өлкә бүлегендә 25 яшьлек Рәхимҗан Макатов үзен-үзе шартлатты. Рәхимҗан үзе һәлак булды, тагын өч кеше җәрәхәтләр алды.

Баш прокуратура бу хәлне дә “террор гамәле түгел, ә җинаятьчелек җаваплылыгыннан качу максатында үз-үзенә кул салу” дип атаган иде.

XS
SM
MD
LG