Accessibility links

Кайнар хәбәр

Альберт Гыйлметдинов: ”Төгәл фәннәр русча укытылсын”


Татарстан мәгариф түрәләре бердәм дәүләт имтиханы турында сөйли
Татарстан мәгариф түрәләре бердәм дәүләт имтиханы турында сөйли

Казанда май ахырында башланачак бердәм дәүләт имтиханнарына кагылышлы җыелыш булды. Анда шулай ук татар теле һәм әдәбияты, башка фәннәрне туган телдә укытуга кагылышлы мәсьәләләр дә күтәрелде.


Быелгы бердәм имтиханнарда үзгәрешләр күп дип әйтеп булмаса да, имтиханга керүдәге кайбер шартлар кырысланды, ди белгечләр. Шулай ук "туган тел һәм әдәбият"тан да моннан ары канун нигезендә туган телдә имтихан тапшырып булачак.

Мәктәп укучылары елдан-ел кими

Быелгы бердәм дәүләт имтиханнарының беренче дулкыны 27 майдан башланып 14 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Республика мәктәпләрен тәмамлаучы укучылар саны үткән елгы белән чагыштырганда ике мең ярымга азрак булачак. Ягъни быелгы имтиханнарга Татарстанда мәктәп бетерүче 21 мең ярым укучы керәчәк.

Узган елгы имтиханнан аермалы буларак кесә телефоны, электрон хисаплау җиһазы алып керү бөтенләй тыелачак. Кемнәр бу тыюларны үтәми, ул укучыларга 5 мең сум штраф салыначак. Укучыларның имтихан тапшырганын 971 кеше күзәтеп торачак, дип белдерде Татарстан мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйлметдинов.

Аның сүзләренчә, бердәм дәүләт имтиханнарына билгеле сәбәпләр аркасында катнаша алмаган яисә имтихан вакытында авырып китүчеләр өчен 16-20 июньдә өстәмә көннәр дә биреләчәк.

"Туган тел һәм әдәбияты" имтиханын туган телдә тапшыру мөмкин

Быелгы яңалыкларга килгәндә исә, билгеле булганча, 20 май көнне Русия Дәүләт думасында ирекле телдә белем алу турында канун өлгесе кабул ителгән иде. Әле канун проектына күрә, моннан ары мәктәп укучылары туган тел һәм әдәбият фәннәреннән имтиханнарны үз туган телләрендә тапшыра алачак.

Без, бу канун Татарстанда нинди формада булачак, әлеге канунны гамәлгә ашыру өлкәсендә сөйләшүләр башландымы инде дип, министрның үзеннән сорадык. Сөйләшүләр генә түгел – бу тармакта эшне дә алып барабыз, диде ул.

"Моннан алда да Татарстандагы балалар татар теле һәм әдәбиятыннан имтиханнарны татар телендә бирде. Әмма аның исеме бердәм дәүләт имтиханы түгел – бердәм республика имтиханы.

Мисал өчен, Казан федераль университетының татар филологиясе факультеты шушы имтихан биргән укучыларны үзенә кабул итә. Бүгенге көндә монда бернинди проблем күрмим.

Монда әллә ни күп яңалык юк, федераль канун аны ныгытып кына куя. Без моңарчы ничек эшләдек – алга таба да шулай эшләячәкбез", ди Альберт Гыйлметдинов.

“Урта мәктәптә уку бушлай калачак”

Ул, соңгы көннәрдә интернетта пәйда булган, урта мәктәптә уку түләүле булачак дигән сүзләрнең дөрес түгеллеген, бүгенге көндә дә, алга таба да урта мәктәптә укуның бушлай булачагын үз сүзләренә өсти.

Быелгы бердәм дәүләт имтиханнарында укучылар күбрәк төгәл фәннәргә игътибар бирделәр, ди министр.

Аның сүзләренчә, быелгы бердәм дәүләт имтиханнарында Татарстан укучылары физика, математика һәм химия фәннәреннән имтихан тапшыруны узган елгыга караганда 10%ка күбрәк сайлаган. Бу төгәл фәннәр белән һуманитар фәннәр арасындагы балансны сакларга ярдәм иткән.

“Физика, математика, химия фәннәре русча укытылсын”

Математика һәм башка фәннәрдән дә имтиханнарны татар телендә тапшыру һәм аны канун белән ныгыту өлкәсендә көрәш дәвам итәчәкме дигән сорауга Гыйлметдинов, федераль һәм республика кануннарына күрә, математика, физика һәм химия фәннәрен укучыларга урыс телендә укытырга кирәк, диде.

"Ни өченме? Чөнки университетка кергәч, бу фәннәр татар телендә укытылмый бит. Бу фәннәрне балалар мәктәптә татар телендә өйрәнсә, университетта ничек укый алачак соң? Ул очракта балаларга бик авыр була. Укытучыларның да, ата-аналарның да күпчелеге бу хәлне аңлый. Без балаларыбызга яхшылык телибез икән, ул фәннәрне урыс телендә укыту кирәк.

Ләкин бу урында шуны да әйтәсем килә, татар теле һәм әдәбиятын без бар мөмкинлекләребез белән саклыйбыз. Чөнки бу – безнең тарихи җаваплылыгыбыз", ди Татарстан фән һәм мәгариф министры Альберт Гыйлметдинов.

Бердәм дәүләт имтиханнарының барысы да иртәнге сәгать 10да башланачак. Имтиханнарның мөддәтенә килгәндә исә, чит телләрнеке – 160 минут, ә физика, математика, әдәбият, информатика фәннәреннән имтиханнар 4 сәгать дәвам итәчәк.
XS
SM
MD
LG