Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузиядәге протестларда Мәскәү кулы уйнарга мөмкин


Тифлистәге протест чарасы. 24май2011
Тифлистәге протест чарасы. 24май2011

Грузия оппозициясе чигенүгә таба бара. “Ачу көне” кире кагылды. Саакашвили хакимиятенә каршылар да туплана алмады.

Менә дүртенче көн инде Грузия оппозициясе президент Михаил Саакашвилиның хакимияттән китүен таләп итә. Сишәмбегә каршы төндә 200-ләп демонстрант илнең җәмәгать телевидениесе бинасы янында чатырлар корды. Алар шул тирәгә “Без демократия өчен көрәшәбез” һәм “Миша китәргә тиеш” дигән шигарләр дә элделәр.

Тифлистәге каршылык чарасы

Протест чарасы шимбә башланган иде. Әмма анда катнашучыларның саны кими бара. 21 майда меңнәрчә демонстрант Грузиянең җәмәгать телевидениесе янына җыелып, Саакашвилины илне советларча идарә итүдә гаепләгән иде.

Каршылык белдерү тәүлеккә якын тыныч төстә барды. Әмма 22 май көнне каршылык белдерүчеләр кулларына тимерләр алып ерак булмаган машиналарга ташлангач, полиция демонстрантларны куып тарату өчен күз яшьләндергеч газ һәм резин ядрә кулланды.

Каршылык белдерүчеләр үзләренең бу тәртипсезлекләрен аклап, полиция машинасы эчендә утыручы тоткарланган иптәшләренә ярдәм итәргә теләгәннәрен әйтте. Әлеге бәрелеш вакытында зыян күргән бер хатын-кызны хастаханәгә илтүләре турында хәбәр ителде.

Оппозиция сәясәт сәхнәсенә омтыла

Әлеге демонстрация соңгы ике ел эчендә Грузиядәге радикал оппозициянең сәяси сәхнәдә үзен танытырга теләвен күрсәтә. Билгеле булганча, Саакашвили менә сигез ел инде сәясәт дилбегәсен үз кулында тота.

Әмма бу протест чараларында оппозициядәге бөтен төркемнәр дә катнашмый. Грузиянең БМОдагы элекке вәкиле Ираклий Аласания җитәкләгән төркемгә керүчеләр әлеге протест чарасыннан читләште.

2003 елда Саакашвили хакимияткә килгән вакытта аның беректәше булган Нино Бурджанадзе хәзер президентны төшерү инкыйлабы хәрәкәте җитәкчеләренең берсе. Ул Саакашвилины авторитаризм һәм ваемсызлыкта гаепли.

Нино Бурджанадзе
Бурджанадзе якшәмбе көнне оппозиция бастырылганга алда булачак сайлауның мәгънәсе калмаганлыгын әйтте.

“Демократия булмаган җәмгыятьтә хакимиятнең сайлау юлы белән беркайчан да күчкәне булмады. Тотрыклыкка куркыныч килә дигәннән, мин кичә күренекле американ Джон Кеннеди сүзләрен искә төшердем. Ул, тыныч инкыйлабка каршы булган теләсә нинди хакимият көч куллану инкыйлабына омтыла, дигән”, дип белдерде Нино Бурджанадзе.

Нино Бурджанадзеның оппозициядәге “Халык җыены” хәрәкәтенә гаугалы сәясәтчеләр кергән төркем дә кушылды. Алар арасында элекке омбудсмен Созар Субари һәм миллионер Леван Гачечиладзе да бар.

Бурджанадзе хәрәкәте белән гаугалы сәясәтчеләр төркеме элгәре уртак тел таба алмаган иде. Әмма якшәмбе каршылык чарасы вакытында Гачечиладзе Бурджанадзеның кулын кыскач, аны кочаклап алды һәм сәяси көндәшлеккә караганда ил киләчәге әһәмиятлерәк, дип белдерде.

“Мин, Леван Гачечиладзе, Ватаным киләчәге өчен моңа кадәр булганнарның барсын да онытып, барчагыз алдында да Нино ханымны сәламлим”, диде Гачечиладзе. Әлеге тамашаны каручылар “Грузия! Грузия!” дип кычкырды.

Таләпләр артты, әмма озакка түгел

Каршылыктагылар кушылгач, Грузин оппозициясе ягы таләпләрне арттырган иде. 25 майда “Ачу көне”ндә Саакашвили хакимияттән алып ташланачак дип белдерелде. Шулай ук моңа кадәр әле кулланылмаган тагын бер мөмкинлекне файдаланып калу да планлаштырылды. Ул – Ираклий Окруашвили. Саакашвилиның элекке беректәше, илнең элекке саклану министры, 2007 елда президент белән низагка килгәч, сәяси сыену сорап Франциягә китте. Ул читкә киткәч ришвәтчелектә гаепләнде.

Ираклий Окруашвили
Окруашвили 25 майда “Ачу көне”нә Грузиягә кайтырга вәгъдә иткән иде. Әмма 24 май көнне Окруашвили да һәм оппозиция дә Саакашвили режимын бетерүдән чигенде.

Протест чаралары кими башлагач, Субари җирле телевидениедән чыгыш ясап “Ачу көне” кичектерелде, дип белдерде. Окруашвили Грузиягә баруыннан баш тартып, Бурджанадзеның “Халык җыены”на һәм аның тарафдарларына үзен сәяси беректәш итеп тоймавын әйтте.

Грузия эчке эшләр министрлыгы вәкилләре, Окруашвилины илгә килеп керүгә үк аны тоткарлаячакбыз, дип белдергән иде. Икенче яктан, ул илдә элекке абруе калганына да шикләнә.

Элгәре Халык җыенына килеп кергән шахмат буенча дөнья чемпионы Нона Гаприндашвили, Окруашвилиның төрле юллар белән протестчыларга кушылырга теләве “кабул ителмәслек” хәл, дип белдергән иде.

“Безнең Окруашвилига бернинди катнашыбыз да юк. Безгә Грузин партиясеннән кешеләр килгәч, Окруашвилиның берәр планы булса, безгә әйтегез, дидек. Окруашвили белән бер уртак эшебез дә юк, шуңа күрә без аның планнарын 100% белергә тиеш”, диде Гаприндашвили.

Грузия җитәкчесе әлегә дәшми

Михаил Саакашвили
Грузия хакимиятен әлеге протестлар борчыганга ошый. 2007 елның ноябрендә коралсыз демонстрантларны бастырганга халыкара җәмәгатьчелек тәнкыйтенә дучар булган Саакашвили хәзерге каршылык чарасындагы шигарләргә карата да әлегә үз фикерен белдермәде. 23 майда ул Будапештта Маҗарстан президенты Пал Шмитт белән очрашты.

Грузия тышкы эшләр министрлыгы янә җәмәгать телевидениесе янына җыелган кешеләрнең тыныч протест чарасы үткәрүгә хокукы бар дип белдерде.

Мәскәүнең үз теләге

Русия исә Грузиядәге протестларга үз күзлеге аша карый. Дәүләт каналларында хәбәрләр чыгарылышында 22 майда булган демонстрация, күз яшьләндергеч газ куллану һәм атышларга гына игътибар юнәлтелде.

Мәскәү белән Саакашвили мөнәсәбәтләре беркайчан да җылы булмады. Мәскәү Грузияне Көнбатышка якынайтырга һәм Русиянең империячел сәясәтеннән ерагайтырга тырышкан Саакашвили хакимиятен берничә тапкыр чикләргә омтылды.

2008 елда Русия белән Грузия арасындагы кыска сугыштан соң Абхазия һәм Көньяк Осетия Грузиягә буйсынмый башлады. Бу җирләрне югалту грузиннарга фаҗига булды, Саакашвилига сәяси орым ясады.

Саакашвили киләчәктә, 2013 елда президентлык вакыты беткәч, премьер-министр урынын алыр дигән фикерләр дә бар. Русия хөкүмәте башлыгы Владимир Путин 2008 елда ике мәртәбә президентлык вакытын тутыргач әлеге адымны ясаган иде инде.

Русия белән элемтәләрен киңәйтә баручы оппозициянең күп кенә әгъзалары, шул исәптән Бурджанадзе да Грузиянең Абхазия белән Көньяк Осетияне югалтуын үзләренә сәяси файда ясарга тырышты.

Русия шәүләсе Грузиягә көннән-көн күбрәк төшә барган кебек. Оппозициядәге күпләр һәм хакимияттәге фирка дә Мәскәү үзенең Грузиягә йогынтысын таба арттыра бара дип саный.

Саакашвилиның Милли фиркасе вәкиле, парламент әгъзасы Давид Дарчиашвили, протест чаралары вакытында көч куллану җәелүне көтми. Әмма шул ук вакытта ул һәртөрле тәртипсезлекләрнең очы Русиягә барып тоташырга мөмкин, дигән фикердә.

“Зур куркыныч янау турында уйларга сәбәп юк. Әмма без берничә йөз кешенең Русия белән бәйләнештә булу мөмкинлеген һәм аларның төрле адымнарга әзер булуын кире кага алмыйбыз. Әмма һәрбер дәүләт һәм аның тәртип саклау оешмалары шуның ише гамәлләргә әзер булырга тиеш”, ди Дарчиашвили.
XS
SM
MD
LG