Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә "сепаратист хәрәкәтне" экстремист дип табуны таләп итәләр. Чынлыкта андый хәрәкәт юк


Былтыр ноябрьдә Русиядә "Халыкара ЛГБТ хәрәкәтен" шулай тыйганнар иде. "ЛГБТ халыкара хәрәкәте" дию нәрсәне үз эченә ала - монысы әйтелмәде. Ул оешма түгел, иҗтимагый күренеш.

Русия юстиция министрлыгы халыкара "Русиягә каршы сепаратист хәрәкәт"не экстремист оешма дип табуны таләп итә. Тик мондый хәрәкәт юк.

Министрлык фикеренчә, бу хәрәкәт "Русиянең бөтенлеген һәм күп милләтле бердәмлеген җимерергә" омтыла, шуңа аны Русиядә тыярга кирәк. Югары мәхкәмә юстиция министрлыгының дәгъвасын 2024 елның июнендә караячак.

Былтыр ноябрьдә Русиядә "Халыкара ЛГБТ хәрәкәтен" шулай тыйганнар иде, аңарчы аны хакимиятләр экстремист дип таныды.

"ЛГБТ халыкара хәрәкәте" дию нәрсәне үз эченә ала - монысы әйтелмәде. Андый исемле оешма шулай ук юк.

ЛГБТ вәкилләре һәм аларның күп санлы оешмалары җенси азчылык вәкилләренең тигез хокуклылыгы өчен, аларга башка гражданнарга бирелгән кадәр хокуклар бирелүе өчен, кайбер илләрдә аларның эзәрлекләнүенә каршы көрәшә.

  • Былтыр Русия баш прокуроры Русия баш прокуратурасы Литвада теркәлгән "Азат милләтләр лигасы" ("Free Nations League") хәрәкәтен һәм Польшада теркәлгән "Пост-Русия азат халыклары форумын" теләнмәгән оешмалар дип таныды. Прокуратура аларны фетнәчел шигарьләр белән чыгыш ясый һәм Русиянең конституцион корылышына, иминлегенә куркыныч тудыра, дип искәртте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG