Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Фәннәр академиясе хисап тотты


Татарстан Фәннәр академиясенең гомум утырышы, 25 май 2011 ел, Казан.
Татарстан Фәннәр академиясенең гомум утырышы, 25 май 2011 ел, Казан.

Татарстан Фәннәр академиясенең гомум утырышында президент һәм академия әгъзалары сайланды.


Фәннәр академиясенең 25 майда булган гомум утырышында президент Әхмәт Мазһаров хисап белән чыкты. Аны тыңларга Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев һәм башка мактаулы кунаклар килде.

Мәскәүдән бу утырышка махсус армия генералы Мәхмүт Гәрәев һәм Русиянең Британия белән Төньяк Ирландиядәге илчесе Александр Яковенко килгән иде.

Татарстан Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазһаров бүгенге гомум утырышта 2006-2010 елларда башкарылган эшләргә йомгак ясады. Үзенең чыгышында ул эшләгән елларда беренче чиратта фәнгә инновацияләрне кертү максатын куюы турында сөйләде.

Шулай ук ул 4-5 еллык хисабында академиянең һуманитар фәннәр юнәлешенә зур игътибар бирде. Аерым алганда ул, “алар академиянең нигезен тәшкил итә һәм 8 миллионлы татар халкының яшәешен тәэмин итә”, диде.

Татар энциклопедиясе институты тарихта беренче тапкыр татарлар

турында энциклопедия әзерләде. Аның урыс телендә 5 томы, татарча 2 томы инде чыкты. "Бу үз чиратында татарча терминологиянең үсешенә дә этәргеч бирде", дип сөйләде Әхмәт Мазһаров.
Бүгенге көндә рус телендә соңгы җыентык өстендә эш тәмамланып килә. Алга таба бу фәнни институт төбәк тарихын, читтәге татарларны өйрәнә башларга мөмкин.

Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына килгәндә, академия президенты Әхмәт Мазһаров соңгы елларда “Нугай урдасы: татар халкы мирасы”, “Татар телендә сүз төзелеше” фәнни хезмәтләре, “Татар халык иҗаты” дигән 3 томлык энциклопедик сүзлек, “Татар мифологиясе” җыентыкларының әзерләнүен телгә алды. Шулай ук бу институтта Габдулла Тукай әсәрләренең академик җыелмасыннан 2 томын, Галиәсгар Камалның 3 китаптан торган әсәрләр җыентыгын әзерләнүен дә атап китте.

Әхмәт Мазһаров Фәннәр академиясен җитәкләгән елларда Тарих институтының төп казанышы итеп, 7 китаптан торган “Борынгыдан алып бүгенгәчә татар тарихы” җыентыкларын әзерләнүен сөйләде.

“Tartarica” шәлкеме исә Евразиянең татар һәм төрки халыклары тарихын берләштерде, абруйлы китап күргәзмәләрендә бүләкләр казанды", диде ул.

2010 елда Милли археологик эзләнүләр үзәгенә 15 ел тулды. Ул үзенең эше белән Идел-урал төбәгендә абруй казанды. “Аерым Археология институтын төзү Казанга Евразиянең борынгы һәм урта гасыр археологиясен өйрәнүче үзәккә әверелергә ярдәм итәр дип уйлыйм”, диде Әхмәт Мазһаров.

Татар милли мәгарифе һәм тарихы үзәге соңгы елларда шушы тематиканы өйрәнүче халыкара исемлеккә кертелде. Әлеге үзәк татар, урыс, инглиз телендә “Татар халкы тарихы” исемле мультимедиа-җыентык чыгарган.

Билгеле телче галим Фоат Ганиев "Азатлык" белән әңгәмәсендә Академия президенты чыгышында иң башта һуманитар фәннәргә урын бирүен һәм аларны уңай бәяләвенә канәгатьләнү белдерде.

Әхмәт Мазһаров Академия белән җитәкчелек итә башлаганда, гомер буе нефтехимия белән шөгыльләнгән кеше һуманитар фәннәргә игътибар бирмәс, аларның проблемнарына төшенеп бетмәс дигән борчулы фикерләр яңгыраган иде.

Соңгы елларда Әхмәт Мазһаров милли мәсьәләләргә фикерен белдереп килде. Күптән түгел ул "Азатлык"ка Федераль университетта татфакны бетерүне тәнкыйтьләп сөйләгән иде.

Татарстан галимнәре азрак акча ала

Әмма социаль проблемнар да җитәрлек. Күпме генә инновация рухында эшләсәләр дә, акчалар аз. Әхмәт Мазһаров сөйләгәнчә, Татарстан фәннәр академиясенә караган фән кешеләре Русия фәннәр академиясе хезмәткәрләренә караганда эш хакын күпкә ким ала.

Кече фәнни хезмәткәрнең айлык хезмәт хакы – 7 мең сум, Татарстан фәннәр академиясе тулай торак та, торак сертификатын да бирә алмый икән. Бу һуманитар һәм башка фәннәргә дә кагыла.

Шулай ук Тарих институты, тел, әдәбият һәм сәнгать институтының үз биналары юк, галимнәр тикшеренүләрен электрон форматка күчерү өчен дә акчалар кирәк. Бу сүзләрне Әхмәт Мазһаров Фәннәр Академиясенең гомум утырышына килгән Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка югары дәрәҗәле түрәләргә юллады.

"Үзегез дә тырышыгыз!"

Татарстан президенты җавап сүзендә акча сорау темасына битараф
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Академия президенты Әхмәт Мазһаров

калмады. “Республика җитәкчелеге алга таба фундаменталь фәннәргә ярдәм күрсәтәчәк, әмма ул элекке казанышларга компенсация итеп түгел, ә яңа эзләнүләргә этәргеч бирергә тиеш”, диде Рөстәм Миңнеханов.

Шулай ук хакимият вәкилләре Академиягә яшь галимнәрне китерү эшендә күзгә күренерлек нәтиҗәләр булмавы, республика хакимиятенең белгечләрне Русия яки чит илләрдән китертергә мәҗбүр булуы турында да әйтте.

Һуманитар һәм башка юнәлештәге институтларның халыкара тикшеренү үзәкләре белән хезмәттәшлек итү өлкәсендә сүлпәнлек күрсәтүе тәнкыйтьләнде.

Президент һәм хөкүмәт рәисе урынбасары Равил Моратов та, теге яки бу институтка фәнни тикшеренүләр өчен заказларны хөкүмәттән көтеп ятмаска, үзләренә дә зур ширкәтләр һәм бизнес ширкәтләр белән элемтә юлларын эзләргә киңәш итте.

Академия президенты һәм яңа әгъзалар

Татарстан фәннәр академиясе президенты итеп яңадан Әхмәт Мазһаров сайланды. Аның өчен 87 тавышның 80е бирелде, 5 кеше каршы чыкты, 2 кеше тыелып калды.

Шулай ук бүген Академиянең хокукый әгъза һәм мөхбир-әгъзалары сайланды.

Фәннәр академиясенең хокукый әгъзасы итеп Рафаэль Хәкимов (тарих фәне), Дания Заһидуллина ( татар әдәбияты) сайланды. Радик Салихов та (“Татарстан һәм татар тарихы”) мөхбир-әгъза булды. Русиянең Британия һәм Төньяк Ирландиядәге илчесе, галим Александр Яковенко хокукый фәннән мөхбир-әгъза итеп сайланды.

Мәрхүм тарихчы Миркасыйм Госмановның кызы, үзе дә атаклы галимә Диләрә Госманова Академиянең мөхбир-әгъзаларын сайлауда икенче турга үтә алмады.

Татарстан мәгариф министры Альберт Гыйлметдинов та хокукый-әгъза урыны өчен бәйгедә катнашты. Ул “физика наноструктур” белгечлегендә Академия әгъзалары арасында керергә өметләнгән иде. Әмма галимнәр аны сайлауның икенче турына үткәрмәде.
XS
SM
MD
LG