Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан мэры вәгъдәсендә тормый


Башкалада инвалид арбаларында йөрү, күрмәүчеләргә хәрәкәт итү, бала арбасы белән кая да булса бару җитди проблем булып тора.


“Киртәләрсез шәһәр” дип аталган иҗтимагый төркем яңа гына Казан шәһәре башлыгы Илсур Метшинга ачык хат юллады. Анда инвалид арбасында йөрүчеләргә, начар күрүчеләргә ниндидер биналарга керү генә түгел, ә гадәти җәяүле сукмакларының да бик җайсыз булуы турында әйтелә.

Әлеге проблемның никадәр җитди булуын шәһәр җитәкчеләренә дәлилләп күрсәтү өчен “Киртәләрсез шәһәр” төркеме интернетта интерактив харита булдырды. “Үтеп булмаслык Казан” дип аталган әлеге харитага мөмкинлекләре чикләнгәннәргә йөрү бик кыен булган урыннар күрсәтелгән.

Юллар кисешкән төштә җәяүле сукмагы башланган җир (бордюр) биеклеге гадәттә дүрт сантиметрдан артык булмаска тиеш. Казанда исә бу таләп бер урында да сакланмый диярлек. Җәяүле сукмагы машиналар йөри торган юлдан 15 сантиметрга биегрәк итеп ясалган. Хәтта 30-40 сантиметрга күтәреп салган урыннар да бар.

“Үтеп булмаслык Казан” харитасына күз салсаң, Татарстан башкаласы үзәгендә йөзләрчә юллар кисешкән урынның бары тик алтысында гына инвалидлар арбада имин генә үтеп китә ала.

Метшинга юлланган хатта физик мөмкинлекләре чикләнгәннәргә шәһәр транспортына утыру бик кыен булуы турында да әйтелә.

Дөрес, Казанда инвалид арбалары белән керердәй автобус һәм троллейбуслар бөтенләй юк түгел, күп булмаса да алар бар. Гадәттә тукталышлар арба транспортка җиңел генә кереп китә алсын өчен кулайлаштырылмаган булып чыга. Йә автобуслар бордюр кырыенда ук туктамый. Әлеге уңайлыклар булмаганга инвалидлар өйләрендә генә утырырга мәҗбүр.

Метродагы күтәрелү урыннары эшләми

Казанда шау килеп төзелә торган метроның моңа кадәр ачылган станцияләренең берсе дә арбада йөрүчеләр өчен көйләнмәгән.

“Киртәләрсез шәһәр” төркеме әгъзасы, Казан федераль университеты галиме Искәндәр Ясәвиев әйтүенчә, метроның һәм гомумән шәһәрнең инвалидларга кулайсыз булуы турында алар беренче кат кына чаң сукмый инде. Яңа гына язылган хатлары дүртенчесе.

Искәндәр Ясәвиев
“Беренче хатны узган елның 12 июнендә яздык. Без ул көнне метроның “Сукно бистәсе” станциясендә пикет оештырган идек. Ул станциядә лифтлар да, инвалидларга күтәрелү өчен җайланмалар да юк. Казанда алты станциянең бары тик өчесендә генә инвалид арбаларына күтәрелү җайланмалары куелган, әмма алары да эшләми.

Беренче пикет вакытында без анда катнашканнарның имзаларын җыйдык. Әлеге хат Илсур Метшинга җибәрелде. Бер айдан соң җавап та алдык. Әмма аның җавабы безне канәгатьләндермәде. Ул арбада йөрүчеләрнең проблемын истә тотабыз, яңа биналар төзелгәндә күтәрелү җайланмалары куела дигән иде. Һәм шулай ук 2010 елның ахырына кадәр Казан метросындагы бөтен станцияләр дә инвалидларга җайлашкан булачак дип вәгъдә итте. Әмма бүгенгә кадәр бу вәгъдә сүздә генә калды”, ди Ясәвиев.

“Киртәләрсез шәһәр” төркеме Метшинга икенче хатны узган елның 4 декабрендә яза. Алар ел ахырына кадәр Казан метроларын инвалидларга җайлаштыру өчен кыл да кыймылдатылмаганга “кайчан үзегезнең вәгъдәгезне үтисез?” дигән сорау бирәләр.

Казан трамвайлары да бик җайсыз

Өченче хат трамвайлар мәсьәләсен күтәрә. Билгеле булганча, Казан Универсиадага 70 яңа трамвай алырга җыена. “Киртәләрсез шәһәр” төркеме бу трамвайларны сатып алганда инвалид арбалары да истә тотылса иде дигән үтенеч җибәргән.

Усть-Катавтагы ширкәт инвалидлар өчен җайлаштырылган вагоннар да чыгара. Аларның идәннәре тәбәнәк булганга, арбалар җиңел генә кереп утыра. “Киртәләрсез шәһәр” нәкъ әнә шуннан алырга тәкъдим иткән.

Әлеге трамвайлар турындагы хатка мэр урынбасары җавап биргән. Ул гомум рәвештә генә “сезнең үтенечне истә тотарбыз” дигән.

Казанга үрнәк булырдай урыннар җитәрлек

Европа илләрендә, мисал өчен Чехия башкаласы Прагада, тукталышларда трамвай һәм автобусның кайчан килүен минуты белән күрсәткән язуга күз салсаң, арба рәсеме төшерелгән вакытны да күрергә мөмкин. Димәк, нәкъ шул минутка арба тәгәрәп керердәй бик тәбәнәк идәнле транспорт киләчәк дигән сүз. Гадәттә, шул тирәдә яшәүче мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, вакытын алдан белгәнгә, әлеге транспортка чыга.

Шулай ук Прагада юл чатларындагы җәяүле сукмагы башланган урыннар бөтен җирдә дә арбалыларга җайлы булсын өчен авыштырып, тәгәрәп менәрдәй итеп ясалган. Тәгәрмәчле авыр чемодан тартып баручыларга да, бала арбасы белән чыкканнарга да һәм шулай ук инвалидларга да бернинди кыенлыклар тумый.

Казанда булганына да үтеп булмый

Казанда инде күпләр тәгәрмәчле чемоданны хуп күрүгә, инвалидлар да сәфәргә баруга карамастан, уңайлыклар хәтта тимер юл вокзалында да юк. Поездларга чыгу өчен биек баскычка менү үзе бер гүр газабы булып тора.

Моңа кадәр ясалганнары да күз буяр өчен генә эшләнгән. Мисал өчен, Казанның Камал театры янын соңгы вакытта халык үз итә. Казаннарны да, башкала кунакларын да мондагы биюче фонтаннар, чәчәкләр һәм талгын музыка үзенә тартып тора.

Бу җиргә килү өчен арбалы инвалидларга күтәрелү урыны, ягъни пандус ясалган. Әмма арбалылар аңа күтәрелә алмый, чөнки күтәрелгечкә килеп җиткәнче арбалы инвалидларга юл читендәге бордюр киртә булып тора. Ул юлдан 20 сантиметр биегрәк итеп эшләнгән.
XS
SM
MD
LG