Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тифлистә митингны куып таратканда ике кеше һәлак булды


Тифлистә полиция оппозиция митингын куып таратканда ике полиция хезмәткәре һәлак булды.

Грузия эчке эшләр министрлыгы белдерүенчә, аларны машина таптаган. Шулай ук егермеләп кеше яраланды.

Пәнҗешәмбегә каршы төндә полиция Михаил Саакашвилиның хакимияттән китүен таләп итүчеләр митингын куып таратты. Дистәләрчә оппозиция вәкиленең кулга алынуы хәбәр ителә.

Полиция оппозиция җитәкчесе Нино Бурджанадзеның улы Анзор Бицадзены иреккә чыгарды. Ул Тифлистәге хастаханәдә ике сәгатькә тоткарланган иде.
XS
SM
MD
LG