Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисырда җир астында 17 пирамида табылган


Мисыр пирамидалары
Мисыр пирамидалары

Заманча технологияләр тормышны яхшыртуда гына түгел, тарихны өйрәнүдә дә зур ярдәм күрсәтә ала. Бу атнада дөнья моңа кабат инанды. Иярчен төшергән фотосурәтләр ярдәмендә Мисырда җир астында калган 17 пирамида табылды. Хәзер анда археологик казынулар башланачак.


Бу ачыш инфракызыл сурәтләр төшерә торган иярчен ярдәмендә ясалган. Җир шарыннан 700 км ераклыктагы иярченнән башка андый пирамидаларны табу мөмкин түгел, археологларга моның өчен бөтен чүлне казып чыгарга кирәк булыр иде.

17 пирамидадан тыш анда меңнәрчә төрбәләр һәм борынгы торак пунктлар да бар дип исәпләнә. Беренчел казылмалар бу мәгълүматны раслаган. Ике пирамида инде өйрәнелә. Археологик эзләнүләрне АКШның Алабама штаты галимнәре төркеме башкара.

“Балчык ярдәмендә таптык”

Иярчен җир астындагы корылмаларны ничек таба алган соң? BBCга биргән әңгәмәсендә проект авторы Сара Паркак моны корылмаларның материалы белән аңлатты. Борынгы мисырлылар үз йортларын, төрбәләрен балчыктан ясалган кирпечләрдән төзегәннәр. Ә аларның физик тыгызлыгы гади туфракныкыннан күпкә югарырак.

Шуңа күрә инфракызыл фотосурәтләр ярдәмендә җир астында булган биналарны күреп булган да. “Бу әле җир астында тирән ятмаган объектлар гына. Тирәнрәк урнашкан меңнәрчә башка биналар бар. Эшебез башлана гына”, - ди Паркак.

Туризм үзәге

Шулай итеп, эзләнүләр башлана гына. Алда – яңа ачышлар. Тиздән әлеге табылдыкларга багышланган документаль фильм төшереләчәк дип көтелә. Ә хәзергә бу объектларга исем бирәчәкләрен көтәсе калды. Киләчәктә бу урын зур туризм мәркәзенә дә әйләнергә мөмкин.
XS
SM
MD
LG