Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан кунаклары Хабаровскида

Казан кунаклары, җирле татарлар
Казан кунаклары, җирле татарлар

26 май көнне Казан кунаклары – Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, конгрессның матбугат үзәге җитәкчесе Гөлназ Шәйхи һәм тележурналист Ләйсәнә Садретдиновалар эш сәфәре белән Хабаровскига килде.

Амурдагы Комсомольскидан 400 чакрым ераклыкта урнашкан Хабаровскига кунакларны Комсомольски милли җәмгыятъ вәкилләре машинада алып килде. Шәһәр җитәкчеләре белән көндезге бергә билгеләнгән очрашуга соңга калынды.

Кунаклар Ерак Көнчыгыш федераль бүлгесе башкаласы буйлап сәяхәт итте, Ринат Закиров җирле телевидение журналистлары белән очрашты.

Хабаровски татарлары тормышы белән танышуны кунаклар мәчеттән башлады. Хабаровски мәчете имамы Кузнецов Хәмзә хәзрәт: “Татарлар мәчеткә бик сирәк йөри, сирәк кенә никах укытырга, исем кушарга килә. Ә инде җомга намазында күп дигәндә 5-6 татар кешесен очратырга була”, дип сөйләде.

Мәдрәсәдә укучы Ерак Көнчыгышның төрле төбәкләреннән җыелган 30дан артык шәкерт арасында да татар балалары булмавы ачыкланды.

Хабаровски мәчете
Соңрак Казан кунакларын “КамАЗ Автоүзәге” генераль директоры Ранэль Зинатуллин үз ширкәтенә алып килде.

Кичке сәгать алтыда Казан кунаклары Хабаровски татарлары белән очрашты. Очрашу шәһәр филармония бинасы залларының берсендә үтте. Залда яшьләр дә, ак яулыклы әбиләр дә, түбәтәйле агалар да бар иде. Очрашуга 200дән артык кеше җыелды.

Ринат Закиров Хабаровски татарларын бик күңелле итеп туган телдә сәламләде. Үз чыгышында ул мәдәният, телне саклау, якшәмбе көн мәктәпләрен ачу, динне торгызу, яшьләр белән эшләү, тарихи ватан белән элемтәләрне ныгыту кебек бер генә проблеманы да читләп үтмәде.

Шулай ук агымдагы елның май уртасында Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның Приморье төбәгенә эшлекле сәфәр кылганын искә төшереп үтте. Һәм Приморье татарлары тәкъдиме белән 2012 елдагы Бөтенрусия Сабан туен Тын океан ярларында, Владивостокта үткәрергә җыенуларын әйтте.

Ринат Закиров җирле татарлар алдында чыгыш ясый
Үз чиратында, Хабаровски татарлары Ринат Закировны төрле сорауларга күмде. “Әнием яшь чагында күп еллар Казанда эшләгән, Казанның меңъеллыгына чыгарылган медальгә лаек, шул бүләкне юллап алырга ярдәм итмәссезме?” дип мөрәҗәгать итте Радислав Латыйпов.

Сөләймәнова Рауза ханым: “Мин мөселман кешесе, бездә хәләл ризык сатып алу – зур проблема” дип, ярдәм сорады. Күпләр “Ерак Көнчыгышлыларны Казанга күчереп кайтару программасы юкмы?” дип кызыксынды.

Ә инде 11 сыйныф укучысы Айнур Сираҗев югары белем алырга Казанга килергә, берничә ханым туган телне Казанның үзенә кайтып өйрәнергә теләк белдерде. Абыстай Наилә апа исә Ринат Закиров белән күзгә-күз килеп, бик озак серләште.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Амурдагы Комсомольски һәм Хабаровскида үткән очрашулардан канәгать булып, бу төбәкләрдә дә татар мәктәпләре, балалар бакчалары эшләсен иде, татарлар мәчетләрне тутырып йөрсен иде, гомумән, татар булып калырга тырышу мондагы милләттәшләребезнең төп омтылышы булсын иде дигән теләкләр әйтеп, Хабаровски татарлары белән хушлашты.

Хабаровскидан соң Казан кунаклары Владивостокка юл тотты.

Татар конгрессы делегациясе Хабаровскида

Казан кунаклары җирле татарлар белән
1/23 Казан кунаклары җирле татарлар белән
26 май көнне Казан кунаклары – Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, конгрессның матбугат үзәге җитәкчесе Гөлназ Шәйхи һәм тележурналист Ләйсәнә Садретдиновалар эш сәфәре белән Хабаровскига килде.
Кунаклар Комсомольски-Хабаровски юлыннан абага сабаклары алды
2/23 Кунаклар Комсомольски-Хабаровски юлыннан абага сабаклары алды
26 май көнне Казан кунаклары – Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, конгрессның матбугат үзәге җитәкчесе Гөлназ Шәйхи һәм тележурналист Ләйсәнә Садретдиновалар эш сәфәре белән Хабаровскига килде.
Татар кешесе тоткан "Зарина" кафесы
3/23 Татар кешесе тоткан "Зарина" кафесы
26 май көнне Казан кунаклары – Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, конгрессның матбугат үзәге җитәкчесе Гөлназ Шәйхи һәм тележурналист Ләйсәнә Садретдиновалар эш сәфәре белән Хабаровскига килде.
Ләйсәнә Садретдинова Хабаровски үзәк мәйданында
4/23 Ләйсәнә Садретдинова Хабаровски үзәк мәйданында
26 май көнне Казан кунаклары – Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, конгрессның матбугат үзәге җитәкчесе Гөлназ Шәйхи һәм тележурналист Ләйсәнә Садретдиновалар эш сәфәре белән Хабаровскига килде.
5/23

Ринат Закиров җирле татарлар белән аралаша
6/23 Ринат Закиров җирле татарлар белән аралаша
26 май көнне Казан кунаклары – Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, конгрессның матбугат үзәге җитәкчесе Гөлназ Шәйхи һәм тележурналист Ләйсәнә Садретдиновалар эш сәфәре белән Хабаровскига килде.
Кунаклар белән очрашуга килгән җирле татарлар
7/23 Кунаклар белән очрашуга килгән җирле татарлар
26 май көнне Казан кунаклары – Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, конгрессның матбугат үзәге җитәкчесе Гөлназ Шәйхи һәм тележурналист Ләйсәнә Садретдиновалар эш сәфәре белән Хабаровскига килде.
Ринат Закиров чыгыш ясый
8/23 Ринат Закиров чыгыш ясый
26 май көнне Казан кунаклары – Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, конгрессның матбугат үзәге җитәкчесе Гөлназ Шәйхи һәм тележурналист Ләйсәнә Садретдиновалар эш сәфәре белән Хабаровскига килде.
Ринат Закиров Наилә апа Пошагина белән
9/23 Ринат Закиров Наилә апа Пошагина белән
26 май көнне Казан кунаклары – Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, конгрессның матбугат үзәге җитәкчесе Гөлназ Шәйхи һәм тележурналист Ләйсәнә Садретдиновалар эш сәфәре белән Хабаровскига килде.
"КамАЗ автоүзәге" директоры Ранэль Зинатуллин
10/23 "КамАЗ автоүзәге" директоры Ранэль Зинатуллин
26 май көнне Казан кунаклары – Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, конгрессның матбугат үзәге җитәкчесе Гөлназ Шәйхи һәм тележурналист Ләйсәнә Садретдиновалар эш сәфәре белән Хабаровскига килде.
Ринат Закиров, Хабаровски татарлары мохтарияте башлыгы Сәрвәретдин Туктаров белән
11/23 Ринат Закиров, Хабаровски татарлары мохтарияте башлыгы Сәрвәретдин Туктаров белән
26 май көнне Казан кунаклары – Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, конгрессның матбугат үзәге җитәкчесе Гөлназ Шәйхи һәм тележурналист Ләйсәнә Садретдиновалар эш сәфәре белән Хабаровскига килде.
Татарстан делегациясе "КамАЗ автоүзәге"ндә
12/23 Татарстан делегациясе "КамАЗ автоүзәге"ндә
26 май көнне Казан кунаклары – Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, конгрессның матбугат үзәге җитәкчесе Гөлназ Шәйхи һәм тележурналист Ләйсәнә Садретдиновалар эш сәфәре белән Хабаровскига килде.
Хабаровски мәчете
13/23 Хабаровски мәчете
26 май көнне Казан кунаклары – Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, конгрессның матбугат үзәге җитәкчесе Гөлназ Шәйхи һәм тележурналист Ләйсәнә Садретдиновалар эш сәфәре белән Хабаровскига килде.
14/23

Хабаровски татарлары мохтарияте башлыгы Сәрвәретдин Туктаров
15/23 Хабаровски татарлары мохтарияте башлыгы Сәрвәретдин Туктаров
26 май көнне Казан кунаклары – Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, конгрессның матбугат үзәге җитәкчесе Гөлназ Шәйхи һәм тележурналист Ләйсәнә Садретдиновалар эш сәфәре белән Хабаровскига килде.
Хабаровски мәчете имамы Кузнецов Хәмзә
16/23 Хабаровски мәчете имамы Кузнецов Хәмзә
26 май көнне Казан кунаклары – Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, конгрессның матбугат үзәге җитәкчесе Гөлназ Шәйхи һәм тележурналист Ләйсәнә Садретдиновалар эш сәфәре белән Хабаровскига килде.
Хабаровски мәчетендә
17/23 Хабаровски мәчетендә
26 май көнне Казан кунаклары – Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, конгрессның матбугат үзәге җитәкчесе Гөлназ Шәйхи һәм тележурналист Ләйсәнә Садретдиновалар эш сәфәре белән Хабаровскига килде.
Мәдрәсәдә компьютер сыйныфы
18/23 Мәдрәсәдә компьютер сыйныфы
26 май көнне Казан кунаклары – Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, конгрессның матбугат үзәге җитәкчесе Гөлназ Шәйхи һәм тележурналист Ләйсәнә Садретдиновалар эш сәфәре белән Хабаровскига килде.
Мәдрәсә шәкертләре
19/23 Мәдрәсә шәкертләре
26 май көнне Казан кунаклары – Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, конгрессның матбугат үзәге җитәкчесе Гөлназ Шәйхи һәм тележурналист Ләйсәнә Садретдиновалар эш сәфәре белән Хабаровскига килде.
Казан кунаклары мәчеттә
20/23 Казан кунаклары мәчеттә
26 май көнне Казан кунаклары – Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, конгрессның матбугат үзәге җитәкчесе Гөлназ Шәйхи һәм тележурналист Ләйсәнә Садретдиновалар эш сәфәре белән Хабаровскига килде.
21/23

Ринат Закиров мәчет имамы Кузнецов Хәмзә һәм җирле мохтарият башлыгы Сәрвәретдин Туктаровка бүләкләр тапшыра
22/23 Ринат Закиров мәчет имамы Кузнецов Хәмзә һәм җирле мохтарият башлыгы Сәрвәретдин Туктаровка бүләкләр тапшыра
26 май көнне Казан кунаклары – Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, конгрессның матбугат үзәге җитәкчесе Гөлназ Шәйхи һәм тележурналист Ләйсәнә Садретдиновалар эш сәфәре белән Хабаровскига килде.
Мәчет йортында
23/23 Мәчет йортында
26 май көнне Казан кунаклары – Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, конгрессның матбугат үзәге җитәкчесе Гөлназ Шәйхи һәм тележурналист Ләйсәнә Садретдиновалар эш сәфәре белән Хабаровскига килде.
Previous slide
Next slide
XS
SM
MD
LG