Accessibility links

Кайнар хәбәр

Федерация Шурасының элекке рәисе Миронов Дума депутаты булачак


Федерация Шурасының элекке рәисе Сергей Мироновка Дәүләт думасы депутаты мандаты инде чәршәмбе көнне үк тапшырылырга мөмкин. Бу хакта Русиянең үзәк сайлау комиссиясе вәкиле Елена Дубровина хәбәр итте.

Партия башлыгы Мироновка үз урынын шулай ук “Гадел Русия” фиркасеннән сайланган депутат Елена Вторыгина бирә. Бүген дума аның депутатлык вәкәләтен туктатты. Думаның бу карары үзәк сайлау комиссиясендә расланырга тиеш.

18 май көнне Петербурның канун чыгару җыены Мироновны Федерация Шурасы рәислегеннән чакыртып алды.
XS
SM
MD
LG