Accessibility links

Германия эчәк кизүенең Испания кыярларыннан чыкмаганын таныды


Германиянең сәламәтлек саклау рәсмиләре илнең төньягында дистәдән артык кешенең үлеменә һәм 300ләп кешенең авыруына китергән чирнең чыганагы Испания кыярлары булмаган, дип белдерде.

Испаниядән кыяр һәм башка яшелчәләрне сатып алуны тыю гамәлдән чыгарылды. Үстергән яшелчәләрен сата алмаган испан фермерларына бер атнада кимендә 200 миллион евролык зыян килгән, дип хәбәр ителә. Испаниянең үзендә дә кыяр сатып алучылар ике мәртәбә кимегән.

Кыярдан дип фаразланган чир бөтен Европаны яшелчә белән тәэмин иткән Испаниянең көньяк-көнчыгышындагы Альмерия вилаятенең начар икътисади хәленә юнәлтте. Авыл хуҗалыгы ширкәтләренең заманча җиһазлар һәм яңа буын ашлама алырга мөмкинлекләре булмау сәбәпле анда Африка илләреннән килеп Испаниядә канунсыз яшәгән мөһаҗирләрнең бик аз акчага эшләве, чисталык нормаларының үтәлмәве ачыкланды.
XS
SM
MD
LG