Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Баш прокуратурасы Магницкий белән бәйле эшләрне тикшерәчәк


Hermitage Capital фонды юристы Сергей Магницкий
Hermitage Capital фонды юристы Сергей Магницкий
Русия Баш прокуратурасы Сергей Магницкий эшчәнлеген һәм аның 2009 елда Мәскәүдә тикшерү барганда ябылуда үлүен тикшерәчәк.

Прокуратура вәкиле Марина Гриднева әйтүенчә, моның өчен махсус прокурорлар төркеме булдырылган.

Салым түләмәгән дип кулга алынган Hermitage Capital фонды юристы Магницкий, хокук яклау оешмалары хезмәткәрләренең бюджет акчаларын үзләштерүдә катнашы булырга мөмкин дип белдергәч, үзен эзәрлекләүләрен әйтә килгән иде.

Юрист үлгәч ике матдәдә: “авыруга ярдәм күрсәтмәүдә” һәм "урындагыларның үз вазифаларын җитәрлек дәрәҗәдә үтәмәүдә” җинаять эше кузгатылган иде.
XS
SM
MD
LG