Accessibility links

Беларус валюта фондыннан акча сорый


Президент сайлавыннан соң сәяси изоляциядә калган Беларус читтән ашыгыч финанс ярдәмгә мохтаҗ.

Беларус рәсмиләре Халыкара валюта фондына кредит сорап мөрәҗәгать итте. Премьер-министр Михаил Мясникович сүзләренә караганда, кредитның күләме 3.5-8 миллиард доллар була ала. Бу акчаны Беларуска 3-5 ел эчендә бирү каралачак.

Бүген Минскига валюта фонды вәкилләре килде. Алар 13 июньгә кадәр Беларус икътисадының хәленә үз бәяләрен бирәчәк.

Рәсмиләрнең бу адымга баруы илнең финанс хәле чыннан да аяныч булганын күрсәтә, ди белгечләр. Узган елның декабрендә президент сайлавыннан соң оппозицияне эзәрлекләү һәм намзәтләрне төрмәгә ябудан соң Лукашенка җитәкчелегендәге Беларус сәяси изоляциядә калды.

Илнең бүгенге икътисади хәле Лукашенканың 17 еллык хакимиятенең иң зур проблемасы дип бәяләнә.

Соңгы берничә атна эчендә Беларус акчасы үз бәясен ике мәртәбә югалтты. Президент Лукашенка төп азык-төлеккә бәяләрне “туңдыру” турында игълан итте.

Чит ил валютасын алу өчен озын чиратлар тезелде. Халык көн саен кыйммәтен югалта барган акчасын берәр төрле товарга алыштыру юлын эзли.

Русия һәм чит илләр таләбе

Беларус Русиядән өмет иткән кредитны да әлегә ала алмады. Ике ил арасында ягулык бәяләре һәм журналистларны куып чыгару тирәсендә җәнҗаллар чыкты.

Русия Беларуска Евразия икътисади берлеге (Русия, Беларус, Казакъстан, Кыргызстан һәм Таҗикстан) исеменнән 3 миллиард долларлык ярдәм тәкъдим итте. Бу турыда сөйләшүләр 4 июнь көнне үтәчәк.

Әмма Русия рәсмиләре бу кредитны алыр өчен Беларуска нәкъ 3 миллиард долларлык милкен сатарга кирәк булачак дип ачык итеп белдерде. Мәскәүнең күзе Беларусның иң зур ике нефть эшкәртү берләшмәсе, газ үткәргече, мобиль элемтә ширкәте һәм Беларускали химия берләшмәсенә төште.

Лукашенка бу стратегик сәнәгать берләшмәләрен беркайчан да сатмаячагын белдерде. Шулай итеп, Беларус хәзер Халыкара валюта фонды белән сөйләшүләрнең уңай нәтиҗәсенә өмет итә. Премьер Мясникович, халыкара кредит шулай ук Русия тәкъдим иткәненнән 50% арзанрак та булачак, диде.

Халыкара валюта фонды да акчаны биргәндә үз таләпләрен куярга мөмкин. Иң кимендә бу Беларуска икътисади реформалар таләбе була ала.

Валюта фонды сәяси таләпләр куймый.

Әмма Беларус президентына халыкара басым артып төрмәгә хөкем ителгән оппозиция вәкилләрен иреккә чыгаруга ирешеп булачагы турында фаразлар чыкты.

"Беларус тирән икътисади кризиста. Лукашенка кредитларга мохтаҗ. Сәяси тоткыннарны иреккә чыгару - аның режимы белән сөйләшүнең төп шарты булырга тиеш", диде оппозиция җитәкчесе Алесь Михалевич.
XS
SM
MD
LG