Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия кыярны да сәясәт итә


Мәскәүдәге бер кибеттә
Мәскәүдәге бер кибеттә

Германиядә эчәк кизүе таралу сәбәпле, Русия 2 июньнән Европа Берлегендәге барлык илләрдән дә яшелчәләр кертүне тыйды.


Кизү нәтиҗәсендә кимендә 17 кеше үлде һәм 1500дән артык кеше авырый дип исәпләнә. Чир эләктерүчеләрнең күпчелеге Германиядә.

Халыкара сәламәтлек саклау оешмасы бүген бу төр эчәк авыруы әле моңа кадәр күрелмәгән кизү дип белдерде.

Русиядә халык сәламәтлеге өчен җаваплы Роспотребнадзор башлыгы Геннадий Онищенко, әлеге кизү тарала барганга Русия чикләүләр кертергә мәҗбүр булды, дип әйтте.

Геннадий Онищенко
«Таралу җәелә, вазгыять контрольдә түгел һәм ул яулау киңлекләрен арттыра», диде Онищенко.

Онищенко әлеге күрсәтмә кичекмичә көчкә керә дип әйтеп, Русиянең таможня хезмәтен кисәтте һәм Европа Берлеге илләреннән килгән яшелчәләрнең кибет шүрлекләреннән юк ителәчәген белдерде.

Онищенконың бу адымы Европа Комиссиясенә ошамады. Европа Комиссиясе вәкиле Фредерик Винсент Русиянең карарын “килешсез” дип тәнкыйтьләде һәм Брюссельнең аңлатмалар көтүен әйтте.

Русияләр Европа яшелчәсен юксына башлады

Русиядә яшәүче гади халыкны әлеге мәсьәлә артык борчымый кебек. Әлегә кадәр илдә яшәүчеләр Европада үскән яшелчәләрдән баш тарткан, аны кулланмый башлаган дигән хәбәрләр булмады. Аларны хәзер дә Русиядә яратып ашыйлар.

Aртык шөбһәләнмим.
Мәскәүдә яшәүче 23 яшьлек Константин Андреев кибеттә болай дип белдерде. “Мин бу хәлне күзәтеп барам. Әтием химия белгече, ул әлеге хәлне белә һәм Русиягә кыярлар Германиядән китерелми, ди. Бу кибеткә кыярларның каян китерелүен сораган һәм мин аңа ышанам, шуңа күрә артык шөбһәләнмим”, ди Андреев.

Онищенко чир эләктерүдән саклану өчен русияләрне бакчаларында үстерелгән яшелчәләрне генә ашарга чакырды. Бүген исә күпләргә кибет киштәләренең бушый баруы ошамый.

Төсле кәбестә Русиядә өлгермәгән.
“Элгәре монда яшелчәләр күп була иде, хәзер күрәсез, Европадан китерелгәннәр булмаганга, киштәләр бушап бара. Мәскәүдә үстерелгәннәр генә бар. Төсле кәбестә юк, ә Русиядә өлгермәгән бит ул. Элек киштәләр төсле кәбестә белән тулы була иде”, дип белдерде Мәскәүдә яшәүче Осипова.

Кизүнең каян килеп чыкканы әлегә билгесез

Бу атнада элгәре Германия һәм Испаниядә үстерелгән яшелчәләргә генә чикләүләр булачак дип әйтелгән иде. Германия һәм Европа Берлеге Испаниядә үскән кыярлар авыру тарата дип белдерде. Әмма соңрак гаепләүләр кире кагылды. Белгечләр бүгенгә кадәр кизүнең каян килеп чыкканын өздереп кенә әйтә алмый.

Русия E.coli дип аталган кизү куркынычына җавап буларак, Европа Берлегеннән яшелчәләр кертүне тыйган дөньяда беренче ил булды.

Эчәк кизүе китереп чыгаручы E.coli таякчыклары
Тыю белән бергә Онищенко, Русия телевидениесеннән чыгыш ясап, Европа Берлеге илләрендәге туклану тауарлары стандартларын да тәнкыйтьләде.

«Европаның сәламәтлек саклау оешмалары бу вазгыятьнең очы-башына чыга алмый. Бу хәл аларның көчсез икәнен һәм мондый вазгыять килеп туганда аны чишү өчен кирәкле ысуллары булмауны күрсәтә. Бу бит әлеге үзгә юнәлештә эшләүче белгечнең сукрануы гына түгел, ә моның артында икътисад, тормыш һәм кешеләр сәламәтлеге дә тора», диде Онищенко.

“Әлеге проблемны хәл итү өчен Европа түрәләренә тагын күпме кешенең гомере кирәк булыр”, дип тә өстәде ул.

Джон Далли
Онщенконың Европадагы хәл “кискен начарланды” дип әйтүе Европа Берлегенең үз бәясенә каршы килә.

Европа Берлегенең сәламәтлек саклау комиссиясе башлыгы Джон Далли чәршәмбе көнне булган матбугат очрашуында: “Германиядән килгән соңгы мәгълүматларга караганда, кизү таралу сүлпәнәйгән. Соңгы берничә көн эчендә элек булганга караганда хастаханәгә салынучылар саны кимегән”, дигән иде.

Русия сәясәте ризыкка барып төртелә

Онищенко беренче тапкыр гына чит ил ризыкларын кимсетми. Ризык мәсьәләсе Русия өчен зур сәясәтнең аерылгысыз бер өлеше булып тора. 2006 елда Мәскәү, Грузия һәм Молдованың көнбатышча сәясәте ошамаганга, шәраб кертүне туктаткан иде.

Грузиядә җитешетерелгән шәраблар
Онищенко шәрабка кадәр, "куркыныч пестицидлар бар" дип әлеге илләрдән яшелчә һәм җиләк-җимеш кертүне дә тыйды. Ике айдан соң халык яратып эчкән Грузиянең данлыклы шифалы суларын да кертми башладылар.

Шулай ук Онищенко “никотинлы геноцид” дип атап, Кушма Штатларның тәмәке җитештерүчеләрен дә гаепләде.

2005 елда Польша итен ике елга тыю өчен Онищенко идарәсе җаваплы булмаса да, ул сыйфат контролендә җитешсезлекләрне әйтеп, бу тыюны хуплаган иде.

Польша бу тыю артында сәясәт ята дип Мәскәүне гаепләде һәм үч итеп Европа Берлеге – Русия хезмәттәшлеге пактына киртә куйган иде.
XS
SM
MD
LG