Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германиядә тагын 200 кеше E.coli чирен йоктырган


Германиядә 17 кешенең үлеменә китергән эчәк кизүен тагын 200ләп кеше йоктырган, дип хәбәр ителә.

Бүгенге көндә бу чир белән Германиядә 700ләп кеше авырый. Аларның 500дән артыгының хәле авыр.

Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, Европа Берлегенең тагын тугыз илендә 80ләп кеше авырый. Швециядә бер кеше үлде. Чит илләрдә авырып китүчеләрнең күпчелеге бу көннәрдә Германиянең төньягында булып кайткан.

Чирнең кайдан чыгуы әле дә билгесез. Бактерия кыяр, помидор һәм салат яфракларыннан чыккан булырга мөмкин, дип фаразлана.
XS
SM
MD
LG