Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ипотека һәм базар кайчысы


Казанда социаль ипотека програмы белән төзелгән бер йорт
Казанда социаль ипотека програмы белән төзелгән бер йорт

Татарстанда социаль ипотека програмын тормышка ашыручы Дәүләт торак фонды моның белән беррәттән коммерцияле торак төзергә дә планлаштыра. Ләкин фонд җитәкчелеге бу тармакта әлегә нигезләмәләр хәзер түгел дип бара.


Бу атна уртасында узган җыелышларның берсендә дәүләт торак фондының башкарма директоры Тәлгать Абдуллин үзе җитәкли торган оешманың, коммерцияле торак базарына керергә җыенуы турында белдергән иде.

Дәүләт торак фонды коммерцияле торак та төзергә ниятли

Социаль торак күләме кирәгеннән артып китә. Гражданнарның социаль критерийлары нинди дә булса бер рәвештә яңадан тикшереләчәк. Ә торак фонды берникадәр дәрәҗәдә базар тигезлегенә күтәрелергә тиеш, диде Тәлгать Абдуллин.

Ул торак фондының кайчаннан башлап коммерцияле торак төзелеше белән шөгыльләнә башлаячагы турында төгәл генә берни дә әйтмәде. Бу хакта аңлатма бирүен сорап, Тәлгать Абдуллинның үзенә мөрәҗәгать итсәк тә, бу хакта сөйләшер өчен вакытының булмавы турында белдерде.

Шулай ук аның киңәшчесе Мидхәт Шәрифуллин да бу темага ачыклык кертмәде. Аның сүзләренчә, коммерция тораклары турында сөйләшергә әле иртәрәк. Чөнки бу темада тиешле нигезләмәләр хәзерләнмәгән, шуңа күрә халыкка төгәл мәгълүмат бирә алмыйлар. Әлеге темада барлык документлар да бер ай эчендә хәзерләнеп бетәчәк, аннан соң иркенләп сөйләшергә булыр дип, сорауларга җаваплардан тотылып калды ул. Нигезе хәзер булмаган проект турында алдан халыкка сөйләп торуның максатлары да билгесез булып калды.

Халык торакны аукцион аша сатуга каршы

Тәлгать Абдуллин әйткән бу яңалык халыкта чыннан да зур кызыксыну һәм берүк вакытта борчылу да уяткан булса кирәк, социаль ипотека програмында чиратта торучы бер төркем кичә дәүләт торак фонды каршында үз ризасызлыкларын белдерде.

Алар, ризасызлык чарасына “Социаль торакта аукцион булмасын” дигән шигарьләр дә күтәреп килгәннәр иде.

Торак чиратында торучылар, торак фонды җитәкчесенең шәһәр үзәгендә социаль ипотека програмы белән төзелүче торакларны аукцион аша сату фикеренә каршы чыга.

Социаль ипотека програмы белән төзелгән фатирларны аукцион аша сату нидән гыйбарәт соң?

Аукционда бер кв. метр бәясе 25 мең сумнан башлана

Тәлгать Абдуллинның җыелышта әйткән сүзләренә караганда, ихтыяҗ зур булган фатирларга кагылышлы бәйгеләрне аукцион рәвешендә уздыру планлаштырыла. Бер квадрат метрлык мәйданның бәясе 25 мең сумнан башланачак. Кем күбрәк акча тәкъдим итә -- шуңа балл өстәләчәк. Кемнең баллы күбрәк була -- шул кеше фатир алуга хокук казаначак, дип белдергән иде ул.

Исемен әйтергә теләмәгән бер Казанлы исә, социаль ипотекадан фатир оту белән генә эш бетми, аның өчен түлисе дә бар әле, ә хезмәт хаклары һаман да түбән булып кала бирә, ди.

Аның сүзләренчә, халык тулай торакларда яшәп интегә. Шул тормыштан котылу өчен социаль ипотекага мөрәҗәгать итә. Башкача фатир алуга мөмкинлекләре юк, ди ул.

Фондка 1%лык взносны түләмәүче оешмалар да бар

Дәүләт торак фондының коммерцияле торак базарына чыгуын, инвесторлар этәрә, дип аңлата кайберәүләр.

Әйтик, әле 2009 елда узган бер җыелышта ТАИФ оешмасы җитәкчесе Альберт Шиһабетдинов, дәүләт торак фондын оешмалардан кергән взнос белән финанслау практикасыннан читләшергә кирәк, бу хәл оешмаларның үсешен тоткарлый дип белдергән иде. Аның сүзләренчә, төзелеш базарында бөтенесенә берүк төрле шартларны тәэмин итүче мохит булырга тиеш.

Шуны да әйтергә кирәк, социаль ипотека програмы гамәлгә ашырыла башлагач, республикадагы кайбер оешмалар бу фондка тиешле акчаны күчереп барудан баш тартканнар иде. 2009 елның декабре мәгълүматларына караганда, Татарстандагы 7 оешманың фондка булган бурычы 50 миллион сумнан артып китә. Хәзер инде аларга 80 миллион сумлык бурычы белән КамАЗ да өстәлгән.

Төзелеш базары вәкилләре сүзләренчә, дәүләт торак фонды коммерцияле торак төзи башлагач, аның өстәмә керемнәре барлыкка киләчәк. Бүгенге көндә социаль ипотека белән алынган фатирларның бер өлеше икенчел базарда яңа хуҗалар таба. Әмма моннан дәүләт торак фонды бернинди дә файда күрми, дип белдерә алар.
XS
SM
MD
LG